Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Ә мин аның белән очрашуны көтәм»

Ай ярым элек Зөлфирә белән Алмаз юлда өлкән яшьтәге абыйны очратканнар. Сөйләшеп киткәч, ул Җәлил бистәсендәге картлар йортында яшәвен белгәннәр. Бу очрактан соң Алмаз белән Зөлфирә Җәлилдә гөрләтеп к...

Ай ярым элек Зөлфирә белән Алмаз юлда өлкән яшьтәге абыйны очратканнар. Сөйләшеп киткәч, ул Җәлил бистәсендәге картлар йортында яшәвен белгәннәр. Бу очрактан соң Алмаз белән Зөлфирә Җәлилдә гөрләтеп концерт куйганнар. Шуның уңаеннан, картлар йортына да кереп чыгыш ясаганнар. Биредә алар ярты сәгать вакыт уздырганнар. «Шул кыска гына арада көчле кул чабулар да, ихластан елмаюлар да, күз яшьләре дә күрдек. Зөлфирә белән җырлаган апа, рус милләтеннән булса да, рәхәтләнеп татарча сөйләшә! Кызганыч, исем отчествосын истә калдырмаганмын. Ул нәкъ шулай тәкъдим итте үзен, шунысы ошады миңа! «Мин монда иң өлкәне, тиздән үләм инде, рәхмәт килүегезгә», ди безгә. Мәйтәм, ашыкмагыз әле, ярты елдан тагын киләбез, дим. «Точно киләсезме?!», ди. Мәйтәм, әйее! «Алайса үлмим әле пока», диде! Ә мин чыннан да аның белән очрашуны көтәм!», – дип яза Алмаз.

Әле бу Зөлфирәнең авырган чагына туры килгән. Аңа да карамастан, җырчы «бүлнис юлларын таптап, күпереп шешкән аякны тагын да сызлатып» янәдән Җәлилдә чыгыш ясаган. Алмаз сүзе буенча, бу видеоны алар үзләре өчен төшергәннәр. Ләкин узган картлар көне уңаеннан Алмаз инстаграмына пост урнаштырырга булган.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @almazinde

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ай ярым элек Зөлфирәм белән Туймазы шәһәренә барышлый, Сарман перекрестогында попутка туктатып торучы бер абзыйны утырткан идек. Сөйләшеп киттек. Сарманда яшәүче сеңлесеннән кайтып килеше, үзе Җәлил бистәсендәге Картлар йортында яши икән. Зарланмады, юуук, киресенчә, яшәгән урынының хезмәткәрләренә һәм җитәкчеләренә рәхмәтле булуын әйтте. Поселок эченнән узу юл планында булмаса да, илтеп куйдык абыйны. Дөресрәге, машина йөретте инде барыбызны да) Башымда уй калдырып төшеп калды абзый. Бер атнадан Җәлилдә концерт куясы бар икәне искә төште! Оештыручыларга шалтыратып, концертка кадәр картлар йортында чыгыш ясарга теләк белдердек, биш куллап хупладылар. Һәм без, бер атна эчендә Туймазы, Октябрьскида концерт куеп, шунда ук матурымның аягын җәрәхәтләп, кайтып Никахларны уздырып, бүлнис юлларын таптап, купереп шешкән аякны тагын да сызлатып, янәдән Җәлилгә килеп җиттек! ?? Матур итеп каршы алдылар, дөрестән дә игътибарлы хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр эшли анда. Рәхмәт аларга! ? Дөмбер-шатыр китермичә генә ярты сәгатьлек концерт куйдык. Шул кыска гына арада көчле кул чабулар да, ихластан елмаюлар да, күз яшьләре дә күрдек. Зөлфирә белән җырлаган апа, рус милләтеннән булса да, рәхәтләнеп татарча сөйләшә! Кызганыч, исем отчествосын истә калдырмаганмын. Ул нәкъ шулай тәкъдим итте үзен, шунысы ошады миңа! Мин монда иң өлкәне, тиздән үләм инде, рәхмәт килүегезгә, ди безгә. Мәйтәм, ашыкмагыз әле, ярты елдан тагын киләбез, дим. Точно киләсезме, ди. Мәйтәм, әйее! Алайса үлмим әле пока, диде! ??? Ә мин чыннан да аның белән очрашуны көтәм! Без теге юлы очраткан абый да концерт карарга кергән иде! Безне күргәч кыенсынып куйды ахры, шулай да шатлануын сиздек. ?? Бу очрашуны үзебез өчен генә видеога төшергән идек, бүген Өлкәннәр көнендә куясы килде. Мактану да, мактау сүзләре ишетергә теләү дә түгел, бераз гына җылылык җиткерәсе килде! Гаҗәеп талантлы шәхесләр Динә Закирова белән Булат Шәриповка бик зуур рәхмәт!!! ??? @dinazakirova_dz @bulat_sharipov_bayan

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк