Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Минем беркайчан да авыз ачып торып кеше алдаганым булмады»

Тәнкыйть утына салынмый калган артистлар бармый икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Кайберәүләр бер генә хата, ялгыш адымыңны көтәләр.

Тәнкыйть утына салынмый калган артистлар бармый икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Кайберәүләр бер генә хата, ялгыш адымыңны көтәләр.

Алмаз Мирзаяновны да фонограммага җырлауда гаепләделәр. Баксаң, ул урнаштырган видеода техник хата китү аркасында артист үзе җырламый кебек тоела. Алмаз видеоны янә кертергә мәҗбүр була.

«Карасыннар әле диеп концерттан зур өзек куйган идем! Загружать иткәндә шушы җыр урынында гына видео белән тавыш тыкрыктан чыккач икесе-ике якка киткәннәр! Авыз туры килмәгәч, фонограмма дип нахак яла яктылар! Задело! Минем беркайчан да авыз ачып торып кеше алдаганым булмады. Хәтта менә бу концерт көнне температура 39 булганда да! Шуңа җавабыгыз шулдыр инде, рәхмәт, хөрмәтле тамашачылар! Ул юлда булсам, күптән яхшы җырлаучылар рәтендә булыр идем! Алдан яздырып чистартылган тавыш белән әлбәттә шәәәп җырчы буласың! Ипи белән ант итәм, безнең концертта фонограмма ЮК!» – дип яза Алмаз.

Укучылары Алмазны хупладылар. «Хатын кызлардан – Илсөя, ир затлардан Алмаз рулят. Бер дә исең китмәсен», «саф күңелгә тап төшми, беркайчан да кеше сүзенә түгел, үзегезнең кәңелегезгә карагыз», «син бер вакытта да акланма, Алмаз энем; гаепле кеше генә аклана. Иҗатыгызны күзәтәм, бик ошый», «кКараган саен карыйсы килә, күз тимәсен үзегезгә», – дип язалар алар видео астында.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Карасыннар әле диеп концерттан зур өзек куйган идем! Загружать иткәндә шушы җыр урынында гына видео белән тавыш тыкрыктан чыккач икесе-ике якка киткәннәр! Авыз туры килмәгәч, фонограмма дип нахак яла яктылар! Задело! Минем беркайчан да авыз ачып торып кеше алдаганым булмады. Хәтта менә бу концерт көнне температура 39 булганда да! Шуңа җавабыгыз шулдыр инде, рәхмәт, хөрмәтле тамашачылар! Ул юлда булсам, күптән яхшы җырлаучылар рәтендә булыр идем! Алдан яздырып чистартылган тавыш белән әлбәттә шәәәп җырчы буласың! Ипи белән ант итәм, безнең концертта фонограмма ЮК! Җырчыларның үз тавышы, скрипка да, баян, гармуннар да үзләре уйныйлар! Үзләре түгел инде @dinazakirova_dz белән @ilfiriskandarov уйныйлар! Рәхмәт аларга моңа кадәр безнең белән бер командада булганнары өчен! ✊

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кичлэр,Алмаз!Концерта сезне курдем!Жырлавыгызны ишеттем курдем! Искиткеч жырлыйсыз!Рэхмэт!Яман эйтучене курмэгез,ишетмэгез!Тынламагыз! Начар суз осталарына,конче хэм хосетле кешелэргэ ин каты жаза ул эрну,аклану тугел э аларга битараф булу!Татар сэхнэсендэ сезнен уз урыныгыз бар,хэм аны беркем дэ яаулый алмый!ул урын бары сезнеке!!!Тормыш иптэшегез белэн дэ бик искиткеч пар килгэнсез!Элбэттэ Ходай кушкан пар!!!Чын кунелемнэн тигез тыныч пар канатлы тормыш телим сезгэ!Бэхеттэ яшэгез!Соешеп яшэгез!Боек урлэр яулап!Ин изге ин тирэн ихтирам белэн олы бэхет телим сезгэ сэхнэ сандугачлары!!!Голсинэ Зайнутдинова!!!