Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаяновны «таракан» борчый

Алмаз Мирзаянов үзенең инстаграмында, кызыклы постлар бастырып, безне сөендереп тора. Бер көнне ул хис-кичерешләрен тутырып бер пост яза. Һәм гөнаһ шомлыгына каршы беренче эш итеп әнисенә укыта. Әнисе...

Алмаз Мирзаянов үзенең инстаграмында, кызыклы постлар бастырып, безне сөендереп тора. Бер көнне ул хис-кичерешләрен тутырып бер пост яза. Һәм гөнаһ шомлыгына каршы беренче эш итеп әнисенә укыта. Әнисе аны тәнкыйтьли, алай туры бәреп язмаска, үткәреп җибәрергә өйрәнергә куша. Алмаз аны үпкәләтми, бетереп ташлый теге постны. Ә эченә таракан керә, эшләгән эшен жәлли Алмаз. Язылучыларының кызыклы посттан мәхрүм булуларына борчыла, комментарийлар кайнап-кайнап ташыр иде, ди. Ә бу постны рус кешесе укыса, таракан сүзеннән башка берни дә аңламаячак бит инде, ди Алмаз.

Алмаз, хәзер безнең дә эчкә корт керде инде, теге постны укыйсы килә бит.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк