Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаяновның тавышы беткән

Алмаз Мирзаянов белән күңелсез хәл килеп чыккан, аның тавыш связкаларына зыян килгән икән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язып чыккан. Ул постка җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә белән төшкә...

Алмаз Мирзаянов белән күңелсез хәл килеп чыккан, аның тавыш связкаларына зыян килгән икән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язып чыккан.

Ул постка җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә белән төшкән фотосын урнаштырган. Ләйлә ник шулай мәҗбүри генә елмая икән дип аптырамагыз, ул таныш булмаган кешеләр белән үзен шулай тота икән. Җитмәсә Алмаз абыйсы аны буш кәгазь битенә карап хыялланып утырудан бүлдергән. Алмаз аның белән шаян концерт вакытында күрешкән, алып баручы булган ул. Тавыш связкаларына зыян килү сәбәпле, сәхнәгә чыгып сөйли алырмынмы дип курыккан. Температура белән ютәл булса сәхнәгә чыгып була, ә менә тавыш булмаса бернишләп булмый, ди Алмаз. Алмазга сөйләшмичә йөрү авыр бирелгән. Алмаз ничек тә концертны ерып чыккан, шуның белән ул ял итәчәк дип уйласагыз, ялгышасыз, бүген инде ул Биектау районында концерт куярга җыена.

Алмаз Мирзаянов кайвакыт Ләйлә кебек буш кәгазьгә карап тыныч кына утырырга, үзебезне сакларга киңәш итә.

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Таныш түгел егетләр белән фотога төшкәндә Ләйләнең елмаюы шулкадәрле "чын күңелдән" килеп чыга. ? Буш кәгазь битенә карап хыялланып утырудан бүлдерде бит абыйсы. ? Күз тигермәгез. ? Бүген Шаян концертны алып бардым. Кичә көне буе сөйләшмәскә тырыштым, чөнки өченче көнне концертта тавыш связкаларына зыян китергән идем. Температура белән ютәле чурт с ним, сәхнәгә ничек тә чыгып була алай, но тавыш булмаса бернишләп булмый. Көннәр буе сөйләнеп йөргән кешегә бер көн буе дәшмичә тору читен икән. Бүгенгене ерып чыктым, тамашачыларга рәхмәт. Иртәгәдән концертларны дәвам итәбез, Биектауның 3нче мәктәбендә көтәбез сезне. ? Көннәр буе сөйләнеп йөрергә түгел икән, бераз Йәйә кебек дәшми генә буш кәгазьгә карап хыялланып утырырга да кирәк. Саклагыз үзегезне. ?

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк