Логотип
Хәбәрләр

Алсу "Евровидение" тамашасында баллар санын игълан итәчәк

Җырчы Алсу "Евровидение-2019" конкурсында Россиядән бирелгән балларны игълан итәчәк. Бу хакта чәршәмбе көнне ТАССкорреспондентына җырчының директоры Сергей Фадеев сөйләгән. "Алсу Израильгә бармый. Тө...

Җырчы Алсу "Евровидение-2019" конкурсында Россиядән бирелгән балларны игълан итәчәк. Бу хакта чәршәмбе көнне ТАССкорреспондентына җырчының директоры Сергей Фадеев сөйләгән.

"Алсу Израильгә бармый. Төшерү Мәскәү студиясендә финал вакытында үткәрелә, трансляцияне "Россия" телеканалы алып барачак”, - диде ТАСС әңгәмәдәше. Җырчы элегрәк тә бу Халыкара конкурста балларны игълан иткән иде, дигән ул.

  • Конкурста Россияне Scream җыры белән җырчы Сергей Лазарев тәкъдим итәчәк. "Евровидение-2019" музыкаль конкурсында бу Лазаревның икенче чыгышы булачак. Ул 2016 елда Стокгольмда Россияне тәкъдим итте, ул чакта You Are the Only One (шулай ук тамашачы тавыш бирүендә беренче) композициясе белән өченче урынны алды. "Син - бердәнбер" композициясен Филипп Киркоров язган булган.
  • "Евровидение-2019"ның ике ярымфиналы 2019 елның 14 һәм 16 маенда Тель-Авив күргәзмәләр үзәгендә узачак. Конкурсның финалы шунда ук 18 майда булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк