Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?

Соңгы арада «карантин артистлар күңеленә хуш килгән» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Татар эстрадасының күренекле артистлары: Ландыш Нигъмәтҗанова, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова һәм танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бәби көтә. Шул сәбәпле халык арасында төрле артистлар хакында имеш-мимешләр йөри башлады.
Бүген Азат Фазлыев инстаграмда урнаштырган язма да бераз шау-шу күтәреп алды. «Бездән кайсы хәбәрне ишетергә телисез?
1) Тиздән концертлар башлана.
2) Яңа җырыбыз чыкты!
3) Алсу өченчегә бәби көтә.
Тавыш бирәбез», – дигән Азат.
Әлеге сорауга күпчелек өченче җавапны сайлаган. Тиздән Фазлыевлар безне сөенечле хәбәр белән шатландырырлармы – күз күрер. Бәхет телибез гаиләләренә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте