Логотип
Хәбәрләр

Алсу Фазлыевадан тәмле десерт рецепты!

Танылган җырчы Алсу Фазлыева еш кына инстаграмында тәмле ризык рецептлары белән бүлешә. Күптән түгел ул бик җайлы һәм искиткеч тәмле десерт рецептын тәкъдим итте. Әлеге рецепт дөрес тукланучы кешеләр...

Танылган җырчы Алсу Фазлыева еш кына инстаграмында тәмле ризык рецептлары белән бүлешә. Күптән түгел ул бик җайлы һәм искиткеч тәмле десерт рецептын тәкъдим итте.

Әлеге рецепт дөрес тукланучы кешеләргә файдалы булыр. Ризыкны пешерү дә озак вакыт алмас – нибары 30 минут. 

Кирәк булачак:

алмалар;
кара җимеш;
әстерхан чикләвеге.

Әзерлибез:

Алманың эчен аласыз. Чикләвек белән җимешне алмага тутырасыз. Кечкенә алмаларны 15-20 минутка алдан ук җылытылган духовкага тыгасыз. Зур алмаларны бераз күбрәк тотарга кирәк булачак – 30 минут дигәндә пешеп чыгачак.

Хөрмәтле укучыбыз, шушы рецепт буенча десерт ясап карагыз әле. Аннан соң безгә языгыз, без дә пешереп карарбыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @alsufazlyeva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк