Логотип
Хәбәрләр

Алсу Фазлыеваны розыскка биргәннәр!

Популяр җырчы Алсу Фазлыеваны югалтканнар! Бөтен халык нәрсә булды икән дип баш вата, ә Алсу 4 көн телефонсыз яшәп карарга булган икән. «Беренчедән, кызык, икенчедән, гадәти булмаган тормыш булды бу»,...

Популяр җырчы Алсу Фазлыеваны югалтканнар! Бөтен халык нәрсә булды икән дип баш вата, ә Алсу 4 көн телефонсыз яшәп карарга булган икән. «Беренчедән, кызык, икенчедән, гадәти булмаган тормыш булды бу», – дип яза Алсу үзенең Инстаграм челтәрендә.

«4 көндә вакытымны күбрәк балаларга багышладым. Азат белән күп сөйләштек. Анекдот бар бит: «Өйдә электричество бетте дә, хатыным белән сөйләшеп утырдык. Бигрәк приятный кеше икән». Азат та приятный кеше булып чыкты. Шаярту, әлбәттә. Әмма, оффлайн тормышта чынлап-та якындагы кешеләрең белән күбрәк сөйләшә башлыйсың икән.

Өй буенча да эшләр күп эшләнде: үтүкләмәгән кер калмады, челтәр-штораларны юып элдем, өй җыештырдым...

Ә рәсми эш бераз артта калды. Ай ахыры – бизнеста планны тутыру авыррак булды. Аптырагач, кайвакыт Азатның телефонын алырга туры килде. Бөтен дөнья мине югалтты, розысыкка бирделәр. Күпләр куркып беткән!

Ахырда мин шундый нәтиҗәгә килдем: бүгенге тормыш телефонсыз була алмый. Бу – безнең яшәү рәвешебез. Тик шулай да, кайвакыт телефоннан ял итә белергә кирәк», – дип яза җырчы.

Автор: И.Шакиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк