Логотип
Хәбәрләр

Алсу Фазлыеваның әтисе үлеменең сәбәбе билгеле булды

Фазлыеваларның гаиләсе авыр вакыт кичерә. Узган атнада Алсу Фазлыеваның әтисе вафат булды. Җырчы әтисенең үлем сәбәбен атады. 

Фазлыеваларның гаиләсе авыр вакыт кичерә. Узган атнада Алсу Фазлыеваның әтисе вафат булды. Җырчы әтисенең үлем сәбәбен атады. 

«Әтине юксынып... Бүген әтиемнең өчесе, бик авыр... Әле генә җир җимертеп эшләгән кешенең бүген юк икәнен йөрәк кабул итә алмый... Типсә, тимер өзәрлек әтиемнең 2,5 ай эчендә күз алдыбызда сүнеп баруын күреп, эчтән ничек янганыбызны үзем hәм якыннарыбыз гына белә. Салкын тиеп, пневмония авыруы алып китте...
Без барын да эшләдек, 24 сәгать яныннан китми, өч бала, кияүләр hәм туган апабыз белән чиратлап сакладык.
Рәхәтләнеп сөйләшергә дә, үткән тормыш юлына нәтиҗә ясарга да, киңәшләрен бирергә бирелде бу вакыт...
Хәзер инде Яшьләр урамын яңгыратып зур КАМАЗыңда кайтмассың, тик шулай да минем өчен ерак рейска киткән кебек кенә син, әти...»,  –  дип кайгысы белән уртаклаша Алсу.

Фазлыевлар гаиләсенә зур югалтуны зур көч һәм сабырлык бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк