Логотип
Хәбәрләр

Алсу Хәбибуллина гаиләсендә тирән кайгы

Кичә җырчы Алсу Хәбибуллина кайгылы хәбәр җиткерде. Җырчының әтисе 64 яшендә вафат булган. Мәрхүм белән кичә хушлашканнар.

Кичә җырчы Алсу Хәбибуллина кайгылы хәбәр җиткерде. Җырчының әтисе 64 яшендә вафат булган. Мәрхүм белән кичә хушлашканнар.

«Киттең, әти! Бәгырьләрне телеп китеп бардың. Сагынырбыз сине, юксынырбыз. Син бик ачык, көләч йөзле, барысына да яхшы һәм ышанычлы дус була белдең. Моңа мин бүген, сине соңгы юлга озатырга килгән туганнарны, коллегаларны һәм бихисап дус-ишләреңне күргәч инандым.

Сине шул кадәр яратканнар, хөрмәт иткәннәр икән бит! Рәхмәт барыгызга да! Олы хөрмәтегезгә! Шуның кадәр синең өчен горурландым!Минем өчен син бик кадерле һәм искиткеч әти булып калачаксың! Ару-талуны белмәдең, алтын йөрәкле һәм куллы булып, эш сөючәнлегең белән күпләрне таң калдыра ала идең!» – дип язган ул инстаграм челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк