Логотип
Хәбәрләр

“Алты көн ярату”: Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә татарча альбом яздыра

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча тупларга җыена....

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча тупларга җыена. Проект “Планета” платформасында бүген башланып киткән.

“Йолдыз әйтте: “Ярату” сүзенең икенче мәгънәсе – барлыкка китерү. Бу гаҗәеп эш! Әйдәгез, без бергәләп бу җырларны барлыкка китерик. Булышырсызмы?” – дип мөрәҗәгать итә Зуля.

“Минем һәм командам өчен бу краудфандинг тәҗрибәсе беренче булганга, без кирәкле сумманың яртысын гына — 250 мең сум җыябыз. Краудфандингның акча җыю гына түгел, иҗтимагый мөнәсәбәтләр кору коралы икәнлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә сезнең ярдәмегез белән кампания эре иганәчеләр игътибарын җәлеп итеп, проектка кирәкле сумманы - 525 мең сумны булдырырга ярдәм итәчәкләр, дип ышанып калабыз”, - дип язган Зөлфия краудфандинг старт алган биттә (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova).

Проект голланд музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк