Логотип
Хәбәрләр

Алтын ал - оттырмассың!

Бу –  яхшы инвестиция.

 

Бүгенге тотрыксыз вәзгыятьтә алтын сатып алырга кирәк, бу –  яхшы инвестиция. Бу хакта Россия финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

«Алтынга кертемнәр долларга идеаль альтернатива булачак. Америка валютасы артык волатиль, төрле рискларга очрарга мөмкин. Шуның аркасында ул кыйммәтле металлларга лаеклы конкуренция тудыра алмый», — диде Силуанов.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Финанслар министрлыгы физик затлар өчен алтынга НДСны гамәлдән чыгаруны күздә тоткан Дәүләт Думасы закон проектын хуплады. Шул ук вакытта банкка кире саткан очракта салым суммасы кире кайтарылмый.

Фото РИА новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк