Логотип
Хәбәрләр

Һаман да шул «Татар җыры»

Яңа ел алдыннан күп кеше корпоративларда күңел ача. Инде бөтен социаль челтәрләрдә дә фотолар куя башладылар. Кичә «БарсМедиа»ның корпоративы булып узган, анда эшләгән кешеләр фотолар чыгардылар. Айсы...

Яңа ел алдыннан күп кеше корпоративларда күңел ача. Инде бөтен социаль челтәрләрдә дә фотолар куя башладылар. Кичә «БарсМедиа»ның корпоративы булып узган, анда эшләгән кешеләр фотолар чыгардылар. Айсылу Лерон бәйрәмгә эфирдан соң гына килгән, шулай да берничә биюгә җитешкән икән. Алай озак та тора алмый, чөнки өйдәгеләр ул кайтмыйча йокламый икән.

Гөлназ Сәфәрова да үзенең корпоративтагы фотосын куйды. Һәм аңа төрле комментарийлар яза башладылар. Негативлары да бар. Кайсынадыр Гөлназның аяклары ошамаган, Гөлназ аларга оста итеп җавап та кайтара белә әле, «Бәтәәәч, шундый матур бит», ди ул. Шулай ук бу пост астында булып узган «Татар җыры»н турында фикерләрен дә калдыралар. «Зур өметләр баглап, шундый кыйбат билетлар алып татар жыры фестиваленә барган идек, гап-гади солянка концерты булып чыкты, бернинди изюминкасы да юк! Кем монын сценарий авторы? Кайда соң премиянең номинантлары, кемнәр алар? Шулкадәр лаеклы артистлар төшеп калган, хотя бы номинант булдык дип куанып, тагын да тырышып иҗат итәргә этәргеч булыр иде! Ник әзрәк Мәскәүләрне карамыйсыз? Концертта интрига да кирәк бит инде. «Болгар милли премиясе»н яратмыйча кайткан идек, хотя аларның күпкә уйланылган, эзерләнгән концерт иде. Кереш ходта фәрештәләр каршылады, матур фотозоналар, жанлы оркестр уйнады тәнәфестә дә. Бу билетлар бәясенә 10, хәтта 20 тапкыр театрга барырга була иде! Быел «-3» сезгә! Кая тәкьдимнәребезне жибәрик, алар бик күп», дип бик озын комментарий калдыра бер кеше. Мондый пландагы фикерләр күп, кыскасы, «Татар җыры» халыкка ошамаган, елдан ел начарлана бара дип язганнар. Алдагы елларда халык фикерләре күздә тотылырмы, вакыт күрсәтер, 2019 елда «Татар җыры»ның юбилее бит әле.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк