Америка Кушма Штатларында «Оскар» премиясе ияләрен игълан иттеләр

АКШның Лос-Анджелес шәһәрендәге «Долби» кинотеатрында 91нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

2018 елның иң яхшы фильмы өчен Америка Киноакадемиясе премиясенә режиссер Питер Фарреллиның «Зеленая книга» картинасы лаек булды.

«Иң яхшы ир-ат роле» категориясендә «Богемская рапсодия» фильмында Фредди Меркьюри образын гәүдәләндергән Рами Малек «Оскар» премиясен яулады. «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» өчен Махершала Али («Зеленая книга») премиягә лаек дип табылды.

«Фаворитка» фильмында уйнаган Оливия Колман иң яхшы хатын-кыз роле өчен «Оскар»га лаек булды. «Если Бил-стрит могла бы заговорить» фильмында төшкән актриса Реджина Кингның эше «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде.

«Рома» картинасы (Мексика) «Чит телдәге иң яхшы фильм» дип табылды. «Человек-паук» мультфильмы тулы метражлы төп анимацион фильм булды.

«Свободный подъем в одиночку» фильмы иң яхшы документаль картина дип табылды. Леди Гага «Звезда родилась» фильмына иҗат ителгән җырны башкарган өчен «Оскар» премиясенә лаек булды. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
798
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
789
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1238
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1011
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
785
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1167
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
833
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы