Логотип
Хәбәрләр

Ана капиталы программасы 2024 елга кадәр озайтылырга мөмкин

Программаны озайту буенча тәкъдимнәр әзерләү ведомствоның стратегик планлаштыру чаралары план-графигына кертелгән. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 2021 елдан соң...

Программаны озайту буенча тәкъдимнәр әзерләү ведомствоның стратегик планлаштыру чаралары план-графигына кертелгән.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 2021 елдан соң 2024 елга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Программаны озайту буенча тәкъдимнәр әзерләү Россия ведомствосының стратегик планлаштыру чаралары план-графигына кертелгән, дип билгеләп үтелә. Тәкъдимнәрне 2019 елның өченче кварталына әзерләү планлаштырыла.

Шул ук вакытта министрлыкта дәүләт ярдәме 2024 елдан соң озайтыламы дигән сорауга җавап бирә алмадылар.

Россия вице-премьеры аппаратында шулай ук «мөмкин булу ихтималы зур булган» программаның озайтылачагын расладылар. Татьяна Голикова әлеге позицияне узган елның сентябрендә үк җиткерде. 

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк