Логотип
Хәбәрләр

Анастасия Волочкованың хәле хакында якыннары кайгырта

Анастасия Волочкова соңгы айларда радикаль рәвештә ябыгып китте. Балерина бернәрсә дә ашамавын, зифа гәүдәле булыр өчен ач торганын бер дә яшерми. Әгәр элек Инстаграмда җанатарлар еш кына Волочковага...

Анастасия Волочкова соңгы айларда радикаль рәвештә ябыгып китте. Балерина бернәрсә дә ашамавын, зифа гәүдәле булыр өчен ач торганын бер дә яшерми. Әгәр элек Инстаграмда җанатарлар еш кына Волочковага ябыгырга киңәш итсә, хәзер аның кыяфәте ашату теләге уята. Өстәвенә, вакыт-вакыт йолдыз ачлыктан һәм артык кайгырулардан аңын югалтканы турында сөйли. Ябыккан балеринаның хәле белән аның барлык якыннары һәм дуслары борчыла, бу хакта артитска үзенең Инстаграмында сөйләде.

«Мин үземнең форманы ничек хуплыйм? Бу диеталар тоту нәтиҗәсе түгел. Мин бары физик яктан тәнем белән бик күп эшлим. Һәм  берни дә ашамыйм диярлек: бары тик салат, пешкән йомырка һәм яшелчә ашы. Әлбәттә, бу эштә мәхәббәт һәм позитив ярдәм итә.» – дип уртаклаша ул.

Күптән түгел Грециядә узган ял вакытында Настя кат-кат ачлыкка зарланды. Хәтта Настя бикинидагы чираттагы фотосурәтне дә имзалаган:

«Беләсезме, хәзер мин нәрсә телим? Өйгә кайтырга һәм бераз ашарга...» – диде ул.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @volochkova_art

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк