Логотип
Хәбәрләр

Анастасия Заворотнюкның санаулы көннәре калып бара: актриса авыруының сәбәбе

Интернет челтәре Анастасия Заворотнюкның яман авыруы турындагы хәбәрләр белән тулды. Башлыча, актрисаның диагнозы хакында төгәл расланган мәгълүматлар булмаса да, кызганычка каршы, бу имеш-мимешләр дө...

Интернет челтәре Анастасия Заворотнюкның яман авыруы турындагы хәбәрләр белән тулды. Башлыча, актрисаның диагнозы хакында төгәл расланган мәгълүматлар булмаса да, кызганычка каршы, бу имеш-мимешләр дөрес булып чыкты. Бу хәбәрне «Ласковый май» төркеме продюсеры Андрей Разин да раслады.

«Аның якыннары һәм туганнары бакыйлыкка күчүенә әзерләнә», – дип сөйләгән Разин матбугат хезмәткәрләренә.

Тамашачыларга «Моя прекрасная няня» сериалы аша танылган Анастасия тормыш юлында бик күп сынаулар кичергән, 48 яшьлек актрисаның беренче иреннән ике баласы бар, күптән түгел Заворотнюк һәм хәзерге ире Петр Чернышев ЭКО ярдәмендә бала алып кайттылар. Әлеге процедура бәлки куркыныч авыру туарга сәбәпче булгандыр, дигән фаразлар да бар.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @a_zavorotnyuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк