Логотип
Хәбәрләр

Җанатарлар “Рубин” – “Уфа” матчына бушлай керә ала

 Казанда 7 майда узачак “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест матчы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында хәлиткеч уен булачак. Бу уен чемпионат вакытында кертеләчәк сервисларны...

 Казанда 7 майда узачак “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасында тест матчы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында хәлиткеч уен булачак. Бу уен чемпионат вакытында кертеләчәк сервисларны тикшерергә мөмкинлек бирә. Әлеге уенга шәһәрлеләр бушлай керә ала.

Футбол буенча дөнья чемпионатына рекорд санда кунаклар көтелә, шуларның яртысыннан артыгы чит илләрдән килүчеләр булачак. Шуңа күрә, оештыру комитеты тарафыннан тест уены датасы билгеләнде. Бу РФПЛ даими чемпионатын тәмамлый торган уен булачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләгәнчә, оештыручылар Татарстанда узачак чемпионат вакытында булдырылачак шартларны максималь рәвештә торгызырга тырышачаклар.

“Төп максатыбыз – шәһәрнең операцион һәм инфраструктур әзерлеген, җәмәгать транспортының һәм стадионның әзерлеген тикшерү. Беренче чиратта, стадион янындагы территориядәге – “соңгы миль” – барык системаларның эшен, стадион хезмәтләре эшен – волонтерлар, хезмәт күрсәтүче эшчеләр, стюартлар, куркынычсызлык өлкәсе хезмәткәрләре, туклануны оештыру – тикшерергә телибез”, - дип сөйләде В.Леонов.

Тест матчы чемпионат шартларына максималь туры килсен өчен тамашачылар трибуналарын тутырыга кирәк. Моның өчен матчны бушлай уздырырга карар кабул ителде. Әлеге вакытта билет программасы формалаштырыла, билетларны матч көнне стадион кассасында 10.00 сәгатьтән алып булачак.

Матбугат конференциясендә хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында тест матчы көнне 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.

Искәртергә кирәк, тест матчы 7 май көнне 19.00 сәгатьтә “Казан Арена” стадионында узачак.

 

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк