Логотип
Хәбәрләр

«Җанлы концерт»та эстрада җырчылары инструменталь ансамбльгә кушылып тере тавышка җырлады

Кичә Казанның «Пирамида» концертлар залында «Татар радиосы» оештырган «Җанлы концерт»та катнашучы утыздан артык җырчы инструменталь ансамбльгә кушылып тере тавышка җырлады. «Пирамида» сәхнәсендә Зәйн...

Кичә Казанның «Пирамида» концертлар залында «Татар радиосы» оештырган «Җанлы концерт»та катнашучы утыздан артык җырчы инструменталь ансамбльгә кушылып тере тавышка җырлады.

«Пирамида» сәхнәсендә Зәйнәп Фәрхетдинов, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Әнвәр Нургалиев, Эльмира Сөләйманова, Иркә, Ландыш, Илдар Әхмәтов, Алсу-Азат Фазлыевлар, Асаф Вәлиев, Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина һ.б.лар чыгыш ясады.

Олы буын җырчыларын тамашачы аеруча җылы алкышлады. Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевны тамашачы сәхнәдән тиз генә җибәрергә ашыкмады. Җырчы 90 елллар хиты – «Әйтмә син авыр сүз» җырын башкарды.

«Теләп катнаштым, тере тавышка җырлау бөтенләй башка. Өлкән буын артистлары моны яхшы аңлый, шуңа күрә әлеге проект иң беренче чиратта яшьләргә кирәк. «Татар радиосы» оештырган чара бик уңышлы, ешрак узсын, дәвамлы булсын иде», – диде ул.

Концертта радиода хит булган популяр җырлар яңгырады. Алар арасында бик тиз хитка әверелгәннәр дә, кайчандыр халык күңеленә кереп калган җырлар да булды.

«Татар халкы беркайчан да моңсыз булмады, шуңа күрә артистларга тере тавышка җырлау авырлык тудырмый. Легендар җырчыларыбыз бары тик тере тавышка гына җырлый, үрнәк алырлык кешеләр бар», – диде Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев.

Җырчы оркестрга кушылып җырлауның катлулы булуын әйтте. «Авыр, аның өчен җырны бер-ике тапкыр кабатлау гына җитми. Оркестрга җитди караш кирәк. Җырның уңышы артистның чыгышыннан гына түгел, оркестрдан да тора», – ди ул.

Тамашачы җырчыларга чәчәк бәйләмнәрен кызганмады. Илсөя Бәдретдиновага бер ир-ат йөздән артык ак розалар бүләк итте. Җырчы Иркә дә бу көнне чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Чараны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова , «Татар Радиосы» алып баручылары  Айваз Садыйров һәм Рамил Шәрәфиев алып барды. Алар доллар белән евро, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, пенсия турында шаяртып алды.

«Җанлы концерт»та фонограммасыз җырлаганда һәр җырчы үз йөзен күрсәтте дияргә була. Кайбер артистлар бик оста һәм профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады, ләкин каушап калучылар да булды. Тамашачы канәгать булып кайтып китте.

«Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Мин  музыка укытучысы, тере тавышка җырлаганнарын яхшы сиздем. Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Хәмдүнә Тимергалиеваның тавышы бик көчле, шулкадәр матур җырладылар», – диде тамашачы Фәния Рәхимҗанова. 

«Яшь җырчылар да тырышты. Берәүгә дә сер түгел, хәзер күп артистлар тавышларын компьютер аша көйли һәм шуңа күрә тамашачы чын моң ишетергә тели», – дип әйтте ул.

 

Фото: Салават Камалетдинов 

 Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк