Анна Михалкованың бите янган

Никита Михалковның олы кызы, актриса Анна Михалкова үзенең Инстаграм аккаунтында кырымга буялган битен куеп, язылучыларын куркытып алды. Әллә янгынга очраган микән, дигән шикләр туды... Ә бу нибары яңа фильмны төшерү вакытында ясалган гримм гына икән. Фото астында Анна: «Пиротехникларның сменасы әйбәт узды! Керфекләрем янды!» – дип яза. «Керфекләр үсә ул! Иң мөһиме – күзләрегез матур», – дип юаттылар аны фанатлары. Анна Михалкова «Просто светят звезды» фильмында ташланган хатын ролен башкаруы да мәгълүм булды.
Фото: Инстаграм @anikiti4na
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
27 июль 2022 - 14:46
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте