Логотип
Хәбәрләр

Аномаль эсселектән 77 кеше үлгән

Япониядә аномаль эсселектән 77 кеше үлгән Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. (Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Япониядә аномаль эсселектән үлүчеләр саны июль башыннан алып 77 кеше...

Япониядә аномаль эсселектән 77 кеше үлгән

Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Япониядә аномаль эсселектән үлүчеләр саны июль башыннан алып 77 кешегә җиткән. Бу хакта Kyodo агентлыгына сылтама ясап Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Кичә Токионың төньягындагы Кугаяма шәһәрчегендә термометрның терекөмеш баганасы 41,1 градуска кадәр күтәрелгән. Бу – метеокүзәтүләр тарихындагы абсолют рекорд санала.

Япониядә ай башыннан алып су басулар нәтиҗәсендә 222 кешенең гомере өзелгән. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк