Анталиядә Татарстанга багышланган күргәзмә ачылды
Биредә татар авторларының сирәк китаплары, киемнәр һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. Төркиядәге Анталия шәһәрендә быел 16 майдан эшләп килүче “Социалистик көнкүреш музее”нда Татарстанга баг...
Биредә татар авторларының сирәк китаплары, киемнәр һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән.
Төркиядәге Анталия шәһәрендә быел 16 майдан эшләп килүче “Социалистик көнкүреш музее”нда Татарстанга багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиле Равил Әхмәтшин экспозицияне ачуда катнашкан.
“Социалистик көнкүреш музее” директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов кунакларга музейның ничек төзелүе турында сөйләде, ике катлы бина буйлап экскурсия уздырды.
Экспонатларны ул Казаннан алып килгән. Алар барысы да Татарстанның “Тузган торакны бетерү” проектын гамәлгә ашырганда җыелган экспонатлар.
Татарстанга багышланган бүлектә татар авторларының сирәк китаплары, киемнәр һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән.
Равил Әхмәтшин музейга бүләк итеп Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә чыгарылган китаплар, фильмнар, шулай ук Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды тарафыннан мәшһүр җырчының юбилеена чыгарылган материалларны тапшырды. Алар барысы да музейда үз урынын тапты, диелгән әлеге хәбәрдә.
Биредә шушы көннәрдә халыкара журналист һәм көнчыгышны өйрәнүче гарәпче Фәрит Сәйфел-Мөлековка багышланган экспозиция дә ачылган. Андагы материалларның бер өлешен шулай ук Равил Әхмәтшин тапшырган.
Фото: tatmsk.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк