Логотип
Хәбәрләр

Арчаның Казанбаш мәктәбе директоры, гаебен танып, тикшерү бүлегенә килгән

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген иртән Арча районара тикшерү бүлегенә, гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткән. Ул балаларн...

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген иртән Арча районара тикшерү бүлегенә, гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткән. Ул балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар турында хәбәр итеп, тикшерү белән хезмәттәшлеккә әзер булуы турында белдергән. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Арча районында балаларның агулануы буенча җинаять эшен тикшерүне дәвам иттерә. Җинаять эше Россия Федерациясе Җинаять кодексының 236 нчы маддәсенең 1 нче өлеше (санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу), 238 нче маддәсенең 1 нче өлеше (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү) буенча кузгатылган.

Искәртеп үтик, 10 һәм 11 февральдә Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Казанбаш авылы төп мәктәбенең 1-9 сыйныфларының 36 укучысы һәм ике олы кеше китерелә. Зыян күрүчеләргә кискен эчәклек инфекциясе диагнозы куела.

Тикшерү мәктәп ашханәсенә туклану продуктлары китерүче оешмада тентү уздырган. Мәктәп территориясен карау барышында куллану яраклылыгы вакыты чыккан продукцияне юкка чыгару омтылышлары ачыкланган. Шулай ук, агуланганчы бер көн алдан, мәктәп ашханәсе менюсында тавыктан тарттырылган ит һәм омлет булуы билгеле.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. 

"Татар-информ" Арчада Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар, дип хәбәр иткән иде.

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк