Логотип
Хәбәрләр

Арифметик табышмак

Бер кеше бер җиргә барырга сәфәргә чыкты. Үзе белән бер бүресе, бер кәҗәсе, янә бер кәбестәсе бар иде. Бара торгач, бер елга аркылы кичәргә кирәк булды. Кичү өчен бер кечкенә көймә генә бар, әлеге нәр...

Бер кеше бер җиргә барырга сәфәргә чыкты. Үзе белән бер бүресе, бер кәҗәсе, янә бер кәбестәсе бар иде. Бара торгач, бер елга аркылы кичәргә кирәк булды. Кичү өчен бер кечкенә көймә генә бар, әлеге нәрсәләрнең барысын бер юлы төяп чыгар хәл юк, берәм-берәм чыгармак кирәк. Әгәр әүвәл бүрене икенче якка чыгарып куйса, кәҗә белән кәбестә бу якта кала да, кәҗә кәбестәне ашый. Әгәр кәбестәне элгәре чыгарып куйса, бүре белән кәҗә бергә калып, кәҗәне бүре ашый. Әгәр кәҗәне элгәре чыгарып куйса, икенчесен чыгарганда, кәҗә катына йә бүрене, йә кәбестәне чыгарырга кирәк була. Кәбестәне чыгарса - кәҗә кәбестәне ашый; бүрене чыгарса - бүре кәҗәне ашый.

Минем беләсем килә: ул кеше елганы ничек итеп кичәр?

Җавабы: Теге якка башта кәҗәне чыгара. Бу ярда бүре белән кәбестә кала. Аннары бүрене алып чыга да кәҗәне кире үзе белән ала. Бүре теге ярда үзе генә кала. Шуннан соң, кәҗәне бу якта калдырып, бүре янына кәбестәне чыгарып куя. Ахырдан кәҗәне алырга чыга.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк