Логотип
Хәбәрләр

Артистлар җәйге ялын планлаштыра

Татар эстрадасы артистлары быел кайда һәм ничек ял итәргә җыена. “Татар-информ” хәбәрчесе “Предотпускный солянка”да булып, сәхнә артында артистларның җәйге ялларга планнары турында сорашты. Алсу Фаз...

Татар эстрадасы артистлары быел кайда һәм ничек ял итәргә җыена.

Татар-информ” хәбәрчесе “Предотпускный солянка”да булып, сәхнә артында артистларның җәйге ялларга планнары турында сорашты.

Алсу Фазлыева: “Быел диңгез урынына аквапаркка барырбыз дибез”

Отпуск дигән сүзне без бик зурлап әйтәбез дә, зурлап үткәрмибез. Безнең өчен отпуск Ураза вакытында гына. Анда да ике генә атна. Быел ял итәргә чит илләргә барырбыз дип уйламыйбыз. Ике якка да, әти-әниләр янына кайтырга уйладык. Быел инде мин дус кызым белән үзем генә Дубайга барып кайткан идем. Гаиләдә бердәнбер кыз буларак, миңа шундый бәхет тиде. Шуннан соң балалар да, Азат та, без бармый калырбыз микән, дип хафаланды. “Һич булмаса, аквапаркка барыйк инде”, - диләр. “Барырбыз, минәйтәм, аквапарк та чит ил кебек инде ул”, - дидем. Быел яңа сезонга әзерләнү белән үтәр җәй. Яңа фишкалар булачак”, – диде Алсу. Дәвамын укыгыз...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали, Александр Эшкинин

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк