Логотип
Хәбәрләр

Артистлар халыкны акча санауда гаепли: "Ни өчен без бушка эшләргә тиеш?"

Кайсы гына җырчының социаль челтәрдә аккаунтын ачып карама, анда артистның чит илдә ял итүен, матур йортта яшәвен, яхшы машинада йөрүен, затлы күлмәкләр киюен тасвирлаган фотоларга юлыгасың. Кайбер оч...

Кайсы гына җырчының социаль челтәрдә аккаунтын ачып карама, анда артистның чит илдә ял итүен, матур йортта яшәвен, яхшы машинада йөрүен, затлы күлмәкләр киюен тасвирлаган фотоларга юлыгасың. Кайбер очракларда  җырчыларның бу фотосүрәтләре очын-очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара - бу фотолар астында калдырылган комментарийларда ачык күренә. Күпләр артистларны байлык артыннан чабучылар дип гаепли. Татар эстрадасы артистлары мондый тискәре мөнәсәбәт турында нәрсә уйлый? “Интертат” хәбәрчесе шуны белеште.

Хәтерләсәгез, Айгөл Бариеваның Арчада узган Сабан туенда чәкчәк муляжын тотып төшкән фотосы аның инстаграм-аккаунтына язылучылар арасында зур шау-шу куптарды. Кайберәүләр шелтә белдерде, җитди сүзләр язды. 

  • Нинди сүзләр икәнен исегезгә төшерәбез: Айгөл Бариева, көмешсу төсендәге чәк-чәк муляжы белән фотога төшеп, "Арчада зарплатаны шулай итеп бирделәр", - дип шаяртып язган иде. Әмма аның бу шаяртуы җитди язышуга әйләнде. Айгөлгә дәгъвалар белдереп язучылар пәйда булды: "Гел акчага гына эшләп йөрисез мени? Укытучылар гел бушлай эш башкаралар гомер бакый". "Айгөл ачуланмасын... Халыкның ачуы көчле: эше булса да, акчасы юк.. Тормыш кыйммәтләнә, хезмәт хакы артмый... Ә җырчыларда мактанышу китте: чит илдә ял иту, матур йортлар, тәти күлмәкләр белән. Инста дустагы җырчыларның бу мактанышуы очын очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара да.. Әзрәк тыйнаграк һәм сабыррак булу ләзем..."

Җырчы бу дәгъваларны үзе дә җавапсыз калдырмады. "Бик җиңел артистларга яшәү! Ә безнең ял итүләр, машина һәм башкалар... Мин шуны гына әйтә алам - минем тирәдә артистлар яшәми, ләкин алар миннән күпкә яхшырак яши. Просто без гел сезнең күз алдыгызда, шуңа шулай тоела! Шуңа һәрбер эшнең үз авырлыгы, үз җиңеллеге бар! Гаеп итмичә генә матур гына рәхәтен күреп, нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, иң мөһиме, үз эшегезне яратып башкару", - дигән иде ул. Дәвамын укыгыз...

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: "Татар-информ", соцчелтәрләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк