Логотип
Хәбәрләр

Артистлар Мәскүдән китә

Танылган композитор Игорь Крутой Атлантик океан буендагы Санни-Айлс-Бич шәһәрендә квартира сатып алган. 400 кв. метр зурлыгында 5 миллион долларлык квартираны ул 16 февральдә 85 яшен билгеләп үтәчәк ә...

Танылган композитор Игорь Крутой Атлантик океан буендагы Санни-Айлс-Бич шәһәрендә квартира сатып алган. 400 кв. метр зурлыгында 5 миллион долларлык квартираны ул 16 февральдә 85 яшен билгеләп үтәчәк әнисенә дип алган.

Бу шәһәрне икенче Мәскәү дисәң дә була, монда Анжелика Варум һәм Леонид Агутин, Валерий Леонтьев һәм Наташа Королеваның әнисе күченеп килде. Игорь Крутойның хатыны белән кызлары да күп вакытларын Америка кушма штатларында уздыралар, Россиягә алар берәр мөһим чара булса гына кайталар икән.

Юбилейны Крутойлар аппартаментның беренче этажында урнашкан ресторанда уздырырга планлаштыралар. Күп туган-тумачалар Америкада булгач, кунаклар да хәйран булачак дип көтелә. Игорьнең әнисе үзенең барлык дусларын чакырган, һәрбер кунакка отельдә аерым бүлмә булачак. Туган көннең масштаблары зур булачак, өстәлдәге ризыкларның бәяләре дә бик кыйбат икән.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк