Логотип
Хәбәрләр

«Артур-Марат» дуэты таркалды: «Марат белән аралашкан юк»

"Казан егетләре" 1996 елда Рафаэль Мәҗитов тарафыннан оештырыла. Ул чагындагы егетләр төркемнәренең, чама белән әйткәндә, биш тапкыр үзгәрәчәген белгәннәр микән? Хәзерге “Казан егетләре” төркемендә бе...

"Казан егетләре" 1996 елда Рафаэль Мәҗитов тарафыннан оештырыла. Ул чагындагы егетләр төркемнәренең, чама белән әйткәндә, биш тапкыр үзгәрәчәген белгәннәр микән? Хәзерге “Казан егетләре” төркемендә беренче составтагы егетләр бөтенләй юк. “Язмыш бит, һәрбер әйбернең үз вакыты”, - дип җавап бирде “Казан егетләре”нең беренче составында булган Артур Минһаҗев. 

“Казан егетләре” төркеменең үткәне һәм бүгенгесе

“Казан егетләре” төркемен кем генә, ишетеп булса да, белми икән? Әлеге егетләр турында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе: “Егетләр, сез 15 елга алга йөгерәсез”, - дигән иде. Моның белән килешмичә булмый. Килешмәгәннәр “Казан егетләре” төркеменең беренче составы башкарган җырларны тыңлап карасын. Ассызыклап әйтәм: баштагы төркем башкарган җырлар, бүгенге түгел. Бүгенге “Казан егетләре” башка төрле стильдә эшлиләр. Начар түгел, ләкин башка стиль.

"Казан егетләре"ннән кайсыларыдыр һаман иҗат итә, ә кайберләре, үз эшләрен ачып, бизнесмен булган.

2009 елда "Казан егетләре" составында Айдар Әгъләмов, Марат Галимов һәм Артур Минһаҗев бар иде. Бүгенге составта бары тик Айдар гына җырлый. Марат, берничә ел элек, биектән егылып төшеп, больницага эләгә. Марат миңа үзе 2017 елда:“Мин, больницага эләккәч, икенче көнне үк яңа состав җыйдылар. Терелүемә ышанмадылар”, - дип сөйләде. 

“Казан егетләре”нең башка составы барлыкка килгәч, Артур белән Марат икәүләп дуэт рәвешендә җырлый башладылар. Иң кызыгы яисә аянычы – әлеге “Артур-Марат” дуэты да бу көннәрдә тулысынча таркалды. Марат Фирдүс Тямаев группасында эшли, Артур исә ялгызы җырлый һәм административ эштә дә үзен сыный.

 

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк