Логотип
Хәбәрләр

Аш - ашка, урыны - башка

Күз- башын тондырып, ике тиен акча өчен дә җир шарын әйләнеп кайтырга әзер кешеләр очратасызмы сез? Аңа карап кына баеп та китмиләр үзләре, башкаларга караганда шәбрәк тә яши башламыйлар... Киресенчә,...

Күз- башын тондырып, ике тиен акча өчен дә җир шарын әйләнеп кайтырга әзер кешеләр очратасызмы сез? Аңа карап кына баеп та китмиләр үзләре, башкаларга караганда шәбрәк тә яши башламыйлар... Киресенчә, тиз кызып китүчән, ачулырак та булалар бугай әле. Менә артистларны гына алыйк - күбесе Сабан туе һәм яңа ел чоры бәйрәмнәрендә йокы күрмичә эшли, аннан янәсе, ярты ел эшләмичә дә яшәрлек акча эшләп калып була... Ә кемнәргәдер, киресенчә, бернигә дә карамый гаиләсе, якыннары белән булу мөһим. Алып баручы буларак танылган, хәзер күбрәк Мәскәүдә яшәүче Ләйсән Дусаева да шулай саный икән. "Бөтен акчаны эшләп бетереп булмый, һәм сәламәтлекне бернинди купюрага да сатып алырмын димә. Шуңа да мин хәзер корпоративлар санын ике тапкырга киметтем",- дип язып элгән ул инстабитенә Татарстанда үткәргән бер корпоративыннан соң фото элеп. Дөрес, Ләйсән. Аннан, күзгә чәчрәп кермәгән тансык булу да, миңа калса, бик кирәкле шәй. Алайса кайбер артистлар сиңа ияреп үк йөри төсле тоела кайчак...


Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк