Логотип
Хәбәрләр

Астанада "Евразия" кинофестивалендә нинди фильмнар күрсәтәчәкләр

Бу көннәрдә Казахстан башкаласында XIV Халыкара "Евразия" кинофестивале уза. (Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Астанада "Евразия" кинофестивалендә "Байгал", "Мулла", "Хәлимә" фильнарын күрсәтәләр. Т...

Бу көннәрдә Казахстан башкаласында XIV Халыкара "Евразия" кинофестивале уза.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Астанада "Евразия" кинофестивалендә "Байгал", "Мулла", "Хәлимә" фильнарын күрсәтәләр. Татарстан делегатлары Халыкара "Евразия" кинофестивалендә катнаша. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 1-7 июль көннәрендә Астанада XIV Халыкара "Евразия" кинофестивале уза. Быел ул Казахстан башкаласының 20 еллыгына багышланган.

Кинофорумда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры, “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе директоры Миләүшә Айтуганова һәм ТР кинематография Берлеге рәисе Илдар Ягъфәров катнаша.

Фестивальдә республиканың "Байгал" (реж. И.Ягъфәров) һәм "Хәлимә" (реж. Ю.Захарова) фильмнары күрсәтеләчәк. Алар Халыкара "Евразия" кинофестиваленең конкурстан тыш программасына кертелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

4-5 июльдә, Татарстан киносы көннәрендә, Казахстан тамашачыларына "Мулла" (реж. Р.Фәзлиев), "Представь" (реж. И.Рәхимбай) һәм "Хлопнул дверью и ушел" (реж. С.Юзеев) фильмнары күрсәтелә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк