Асылъяр сәхнәдән югалып тору сәбәбен әйтте

«Интертат» журналисты җырчыны бер концертта очратып, аның кая югалганын сорады.
«Яшерен-батырын түгел, соңгы еллар гаилә-балалар белән узды. Мин үземне тулысынча аларга багышладым. Җырлар яздырудан туктамадым, әмма концерт эшчәнлеге булмады. Хәзер улым 1 класска китте, кызым балалар бакчасына йөри башлады. Аллаһ боерса, алга таба яңа җырлар да, концертлар да булыр», ‒ дип сөйли Асылъяр «Илгиз ил гизә» проектында.
Җырчы шулай ук үзенең Казан Дәүләт Мәдәният институтында эшләвен дә әйтә. Анда ул студентларга халыкчан җырлау дәресләрен укыта икән.
Бу хакта тулырак: intertat
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 апрель 2021 - 20:27
-
19 апрель 2021 - 16:02
-
17 апрель 2021 - 17:14
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
Останови огонь