Атнаның иң популяр 10 исеменә Ранель һәм Мирон исемнәре кергән

Үткән атнада, 30-нчы августтан 5-нче сентябрьгә кадәр, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә барлыгы 361 бала туу теркәлгән: 203 малай һәм 158 кыз.
Иң яшь әнигә – 19, ә иң олысына - 42 яшь, иң яшь әтигә – 21, ә иң олы әти 53 яшьтә. Иң кечкенә баланың авырлыгы 700грамм булган, иң авыры – 4700 грамм.
Бу атнада иң популяр исемнәр рәтенә: Алисә, Мирон, Ранель, Матвей, Полина, Милана, Софья, Кәрим, Максим һәм Маргарита кергән. Әти – әниләре биргән иң сирәк очрый торган исемнәр: Климентий, Леонард, Эрик, Лука, Альвина, Матильда, Добрыня, Афина, Җәлил һәм Сальма.
Шушы ук вакыт аралыгында шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә 276 яшь гаилә теркелгән. Иң олы кияүгә 54 яшь, ә иң олы кәләшкә – 68. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 яшь тулган, дип хәбәр итә Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан