Логотип
Хәбәрләр

«Аулак өй - көрәш»

Җиңүче командалар «Аулак өй - көрәш» проектының финал ярышларына чакырылачак

18 июльдә 11.00-17.00 сәг. «Туган Авыл» кунакханә-күңел ачу комплексында «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгесенең «Гаиләле командалар» номинациясе старт ала. Бәйгедә Саба, Теләче муниципаль районыннан һәм башкалабыздан гаиләләр көч сынашачак. Шулай ук проектта Пенза өлкәсеннән Сосновоборск районы Индерка (Госман) авылыннан махсус кунакларыбыз - «Былбылым» атказанган татар фольклор ансамбле катнашачак. Әдәби көрәштә җиңүче командалар Болгар шәһәренә «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестивале кысаларында узачак «Аулак өй - көрәш» проектының финал ярышларына чакырылачак.

Мәдәният министрлыгы тг-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк