Логотип
Хәбәрләр

Мин театрга рәхмәтле!

Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры Фәнис Сафин үзенең үтә дә тыйнак булуы, шау-шулы компанияләрдән бераз читтә торуы белән киресенчә үзенең шәхесенә тагын да күбрәк кызыксыну уята. Әңгәмә барышында аның тыйнаклыгы образ гына түгел, ә чынлап та гади, ихлас, эчкерсез кеше икәнлегенә инандым.

– Фәнис абый, кайсы мизгелдә «актёр булам» дип карар кылдыгыз? Балачактан киләме ул, әллә инде үсә төшкәч хәл иттегезме?

– Үземне артист итеп күрмәдем, ләкин мәдәният йортында үтә торган чараларга еш чакыралар иде мине. Спектакльләр дә куя идек, җырладым да. Әле чыгарылыш сыйныф укучысы булганда ук Кыш Бабай булып киенеп балалар бакчаларына йөри идем. Авылның мәдәният йортында эшләүче апалар тәкъдиме белән шушы юлны сайлап карарга булдым, дөресен әйткәндә. Ә балачакта мин укытучы булырга бик теләгән идем. Мәктәпнең соңгы сыйныфларында да мине укытучы булырга әзерләделәр. Берничә төркем укучы өчен мәктәптә «Педагогический класс» дип аталган түгәрәк ачылды. Мәктәпне тәмамлагач Казанга килдем, тарих бүлегенә талпынып карадым, имтиханнар да тапшырдым. Бер сорауга әйбәт җавап биргәнем хәтердә, ә икенчесе бик үк килеп чыкмады бугай. Имтихан алган укытучы тарихи олимпиадаларда җиңгән, тарихны тирәнтен өйрәнгәннәр арасында үтмәячәгемне туры әйтте, шуңа мин моны тыныч кабул иттем. Нишләргә хәзер? Кире өйгә кайттым. Шулай берзаман кемдер: «Казанның Мәдәният институтыннан укытучылар килергә тиеш. Әйдә берәр җыр, шигыреңне әзерләп куй», – диде. Элек авыл-районнарда артистлыкка сайлап йөриләр иде бит. Килделәр, комиссия каршына чыгып сәләтләребезне күрсәттек. Мине ошаттылар, институтка чакырдылар да, китеп тә бардылар. Шулай мин театр бүлегенә укырга кердем. Наил абый белән Илдар абый җыйган курска эләктем (Наил Дунаев, Илдар Хәйруллин). Икенче студия булдык без. Беренче студия Фәрит абый Бикчәнтәевтә иде.

Анда мин режиссёр белеме алам дип килдем. Уку тәмамлангач районга кире кайтып эшләргә уйлаган идем. Иң башта ук Илдар абый актёр булырга тәкъдим итте, мин карыштым. Ә ул «алай да уйлап кара әле син» дип калды. Сигез көн дәвамында Камал театрының зур сәхнәсендә тамашачылар өчен диплом спектаклен уйнадык. Менә шәп тәҗрибә булган иде ул безнең өчен! Шунда үземне яхшы күрсәткәнмен, озак та үтмәде, мине театрга алырга карар кылдылар. Ә бит уку башланган гына вакытта безгә: «Бөтенегез дә Камал театрына эләкмәссез, шуңа да әзер булыгыз», – дип әйтеп куйганнар иде. Театрга алынуымны белгәч тә, әни янына кайтып киңәшләштем. Ул инде шунда ук миңа хәер-фатыйхасын бирде, сөенде. Данлыклы Камал театры бит!

– Балачактан төрле чараларда катнашканда ук сәхнә җене кагылгандыр сезгә. Ә чыгыш ясаулардан тыш тагын истә калган хатирәләрегез күпме?

Безнең балачак – ул үзе вакыйга бит! Рәхәт иде... Язын әле күп җирдә кар ята, ә тау итәгендә инде эрегән. Без шунда җыелып футбол уйнарга яраттык. Пәке кадашлы уен да бар иде. Кызык уен: пәкене очлы ягы белән бармак башына куясың да, ул шуннан төшеп китеп җиргә кадалырга тиеш. Шулай кулдагы һәр бармактан, аннары аяктан, аяк бармакларыннан сикертеп җиргә пәке кадалдырып уйный идек. Кем ахырга хәтле җитә – шул җиңүче.

Ә хәзер авылга сирәк кайтыла, әби-бабай йорты инде әкренләп җимерелеп тә бара. Балачакта авылның без басмаган җире калмагандыр, ә хәзер балалар урамда күренми дә... Телефонда утыралар. Сөйләм телләре дә чиста түгел, шунысы бигрәк кызганыч. Русчалы-татарчалы сөйләшәләр бит, шуңа йөрәк әрни.

– Сөйләм теле дигәннән, Фәнис абый, Чүпрәле мишәре бит сез һәм шулай сөйләшүне «Көтәм сине» (авт. И. Зәйниев) спектаклендә дә кулландыгыз әле.

– Әйе, Илгиз бу тәкъдимгә бик уңай карады. Алсу да мишәр бит, спектакльдә ул минем хатыным (Алсу Каюмова). Рольгә әзерләнгәндә, эзләнгәндә ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты ул алым. Зур роль булмаса да, тамашачының исендә калды.

– Театрга килгәч акценттан арыну кыен булдымы?

Мин синең белән дә хәзер үк мишәрцә сүләшүгә күчә алам бит (көлә). Кыен. Үзең дә сизәсеңдер, менә әле хәзер дә бетмәде ул. Кайбер сүзләр вакыт-вакыт мишәрчә килеп чыга. Театрга килгәч тә «Рус кешесен татар теленә өйрәтү мишәрне чиста татарча сөйләштерүгә караганда җиңелрәк» дигәннәре истә калган. Чыннан да, ул бит инде канга сеңгән. Сәхнәгә чыккач аны бетерергә тырышасың, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, сәхнәдән чиста, әдәби тел яңгырарга тиеш. Гомумән, театрларда, радиода, телевидениедә дөрес сөйләм булуы мөһим. Үзебезнең үрнәк булып торуыбызны онытмаска иде.

– Чүпрәле ягы бит әле татар милләтенә Ренат Таҗетдинов, Алсу Гайнуллина кебек искиткеч шәхесләрне дә бүләк иткән!

Әйе, шөкер. Ренат абыйга аеруча рәхмәтле мин, чөнки ул һәрвакыт миңа «якташ» дип эндәшеп гел терәк булды, яхшы мөнәсәбәт күрсәтте. Аннары мин Шамил Зиннур улы Закировка (1986-2012 елларда Камал театры директоры) бик рәхмәтле. Театрга килгәч тә ул гел ярдәм итте. Гомумән, яшьләргә күп булышты ул. Бергә эшләргә туры килгән өлкән артистларга да чиксез рәхмәтлемен, аларны гомер буена истә тотачакмын.

– Ә хәзер аеруча якын иткән хезмәттәшегез кем?

– Әсхәт абый (Әсхәт Хисмәтов) белән бигрәк тә якын без. Гаиләмдә, якын тирәмдә күбесе хатын-кызлар булгач, ир-ат буларак нәкъ менә аның белән аралашам, киңәшләшәм. Гомумән, театрда дустанә мөнәсәбәт һәм бу әйбәт.

– Җырлау сәләте сезгә Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән бүләкме, Фәнис абый? Яки каядыр, кемдәдер укып чарландымы бу осталык?

Табигый сәләт ул минем. Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә йөрергә була иде анысы, ләкин әни белән генә үскәнгә күрә акча ягы чамалы булды. Ә ул мәктәптә уку бик кыйммәт иде...

– Җырлы спектакльләрдә уйнау барыбер рәхәт, якындыр сезгә...

Нинди генә роль булса да, мин тулаем бирелеп, җаным-тәнем белән тырышып эшлим. Шуңа да миңа «менә бу ролең болайрак булды бит, теге роль сиңа туры килмәде» дип килеп әйткәннәре юк. Кеше хәтерендә каласың икән – артист өчен иң зур бәхет шул. Бәя бирү беләсеңме нәрсәдән тора? «Эх, җитми калды бит. Сине тагын күрәсе килгән иде, әзрәк күрендең...» диюләре. Спектакльнең ахырында баш ияргә чыккач дәррәү кубып алкышлыйлар икән – уңай бәя шул була. Берничә ел элек кызык хәл булды. Гаилә белән чаңгы шуарга бардык. Берзаман миңа таба килүче зур гәүдәле ир-атны күреп алдым да, шикләнеп куйдым. Ә ул «Без «Диләфрүз-remake» спектаклен карадык. Беренче җырыңны җырлаганда җылаттың бит!..» – ди. Кызык һәм күңелле булган иде шул чакта. Уйнавың һәм җырлавың кешенең нечкә кылларына кагыла алгач, артист өчен бу зур сөенеч бит.

Гомумән, мин театрга рәхмәтле. Эпизодик яки кечкенә рольләр күп булгач «Син шуннан канәгатьме?» дип төпченүчеләр бар. Ләкин мин монда булуым, иҗат итә алуым белән бик бәхетле. Ә театр юлы белән китмәгән булсам кем булыр идем икән мин? Тагын да бәхетлерәк булыр идемме яки түбәнгә тәгәрәр идемме икән? Белеп булмый бит. Әлбәттә, баш рольләр, тагын да кызыклырак әсәрләр турында хыялланасың, ләкин булганыннан да канәгатьләнә белергә кирәк.

– Шулай да, элегрәк уйнарга теләгән ролегез булдымы?

Булатны уйныйсы килде. Мин аны уйный алган булыр идем. Аның характеры миңа туры килә, җырларын да яхшы башкарыр идем дип уйлыйм. Алай да бу ничектер үкенечле калды дип әйтмим. Бөтен актёр да Булат була алмый бит инде. Театрда төрле пландагы артистлар булырга тиеш һәм бу табигый. Минем башка бер үкенечем генә бар – баянда уйнарга өйрәнмәдем. Бәлки кайбер рольләрне уйнаганда ул минем өчен зур плюс булып торыр иде. Хәзер дә уйнарга өйрәнеп буладыр, ләкин инде бүген теләк ул кадәр көчле түгел. Шулай да, роль өчен кирәк булса, ике дә уйламый өйрәнәм! Эшебез шул бит. «Go, Баламишкин» (автор Ф. Бүләков) спектаклендә бас-гитарада уйнадым. Аңа кадәр гитараны кулыма да тотып караганым юк иде.

– Артист өчен һөнәри яктан укыган китапларының күп булуы мөһимме? Әллә инде тирә-юньне күзәтүгә күбрәк басым ясаламы?

Уку зарур булса да, тирәлекне, төрле кешеләрнең кызыклы якларын карап образ тудыру әлбәттә мөһимрәк. Урамда йөргәндә гел күзәтүдә мин: берсенең сөйләшүен, икенче берәүнең йөрешен, өченчесенең кул хәрәкәтләрен багаж итеп җыеп барасың.

– Шулай күзәтү, анализлау артистта булырга тиештер инде, Фәнис абый. Ул бит үз эшеңә җитди карау дигән сүз.

– Шулайдыр, мөгаен. Ләкин кайчакта артык җитди дә булам. Менә апрельдә 50 яшьлек юбилеем узды. Шул түгәрәк датаны спектакль алдыннан котлаулар белән билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр. Бик борчылдым, үткәрәсе дә килмәде. Труппа мөдире көчкә күндерде. Ә шундый рәхәт кичәдән колак кагасы булганмын икән! Районыбыздан җитәкчелек килде, туганнарым матур котлау әзерләгәннәр, хезмәттәшләремнән, театр җитәкчелегеннән җылы сүзләр ишеттем. Бик күңелле кичә булды ул. Шуңа мин рәхмәтле!

– Тагын рольләргә әйләнеп кайтыйк әле. Берәр рольне «Менә аны тудыру кыен булды» дип аерып әйтә аласызмы?

Кайсы гына роль булса да, еш кына Фирдәвес апа Хәйруллина әйткән сүзләр искә төшә. «Артистка яңа роль бирүне йөзә белмәгән кешене суга ыргыту белән чагыштырырга була. Образ тудыру процессында артист, йөзәргә маташа, тыпырчына, бер бата, бер калка», – дия иде ул. Чыннан да шулай бит, эшеңнең нәтиҗәсе нинди буласын белмисең. Синең бу рольгә карашың бер булырга мөмкин, ә режиссёр бөтенләй икенче карашта. Репетицияләр вакытында уртак фикергә киләсез дә, шулай образ туа. Яңа спектакль чыгарганда бер кызык гадәтем бар. Урамнан барганда үзем дә аңламыйча репликаларны кабатлап йөри башлыйм. Кешеләр миңа сәерсенеп карап, читләтеп үтә. Беръюлы шулай автобуста утырган килеш ролемне кабатлый башлаганмын. Янымнан кешеләр күченеп утыргач һәм пышын-пышын сөйләшүләр ишеткәч кенә нишләвемне аңлап алдым (көлә).

– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?

Фильтр аша үткәреп. Әйе, кемдер чыннан да урынлы сүз әйтеп, яхшы киңәш биреп сиңа ярдәм итәргә мөмкин. Ә кемнеңдер сүзләренә игътибар бирмәскә дә була. Кирәк сүзгә колак сала белү миңа бик ярдәм итә.

– Ә спектакльләрдән буш вакытта яраткан шөгылегез, хобби бармы? Чаңгыны искә алган идегез...

Аны хобби димәс идем мин. Без гаилә белән табигатьнең бар рәхәтен, тәмен тоеп калырга телибез, шуннан гына барлыкка килгән шөгыль ул. Кыш көне бигрәк рәхәт бит: салкын һавада машинаның багажнигына чаңгыларны бәйләп тауга чыгып китәсең, шунда рәхәтләнеп йөрисең. Романтика... Ә җәй көне су коенырга яратабыз. Һәр фасылның үз матурлыгы һәм үз рәхәте, шуны тоя белергә генә кирәк. Сәламәтлек өчен дә нинди файда бит.

– Ә барнәрсәне, хәтта гаиләне читкә куеп, үзегез генә калырга яратасызмы? Бармы андый мөмкинлек?

Бар һәм мин ул халәтне, ялгызлыкны яратам. Бәлки бик үк яхшы да түгелдер ул... Шау-шулы, зур чаралардан читтә торырга тырышам мин. Элек тә холкым шундый иде. Үзем генә калып нәрсәдер эшләү күбрәк ошый миңа. Табигатьне яратам. Зур чаралар булганда «Эх, урман эчендәге кечкенә генә йортың булса, шунда яшәсәң...» дип уйлый башлыйм. Алай дисәң, икенче як та бар бит. Мин хәзер йорт салам. Кеше юк, көне буе үзем генә кыптырдыйм, шуннан туям да. Аннары кире Казанга, кеше арасына кайтам (көлә). Читтән караганда гына шулай аерым тору, кешеләрдән ераграк булу рәхәт булып тоела ул. Ә чынлыкта без хәзер комфортка, цивилизациягә ияләнгән.

– Сез ул өйне картайган көндә кайтып яшәргә дип саласызмы?

Без аны башта бакча кебек кенә төзисе идек. Аннан уйлаштык та, зурлап, мунча да салып чып-чын хуҗалык төзергә булдык. Шәһәрдә таштан болай да арып беттем, үземә сүз куеп агач йорт төзергә булдым. Хәзер шуңа сөенеп бетә алмыйм. Кул эшен яратам инде мин. Бакчада да казынам. Күп әйберен үзем эшлим. Йорт төзелеп бетте дә төсле, ләкин һаман нәрсәдер килеп чыгып тора. Аллаһы Тәгалә шуның рәхәтен күрергә насыйп итсен иде. Язны яратам мин. Яз көннәрендә шул өйдән иртән-иртүк бакчага чыгасың, ә анда кошлар сайравы искиткеч, һава бөтенләй башка, сулышлар иркенәеп китә...

– Фәнис абый, кәефсез чакларыгыз еш буламы? Төшенкелеккә бирелгәндә нишлисез?

Бу хис миңа бик таныш. Ул көткән әйбер белән реаль нәтиҗә тәңгәл килмәгәннән туа. Шул халәттән чыгарырдай якын кешеләрең булса яхшы. Алар ниндидер киңәш бирә, фикерләре белән ярдәм итә. Андый вакытта ялгыз калырга ярамый, чөнки тагын да ныграк төпкә төшә башлыйсың, эчтән актарыласың, үзеңне-үзең батырасың. Бөтен нәрсәне үзеңдә генә тотсаң, аннары бит ул ниндидер авыру булып барыбер калкып чыга. Ә шулай да, яшь барып тәҗрибә арткан саен мондый халәткә азрак биреләм, шөкер. Чөнки төрле ситуацияләрне анализларга өйрәндем. Аннары инде бөтен нәрсә дә синнән генә тормауны да аңлый башладым. Менә шуны аңлау тормыштагы төрле хәлләргә җиңелрәк карарга ярдәм итә хәзер.

– 25 елга артка кайтып яшь Фәнис Сафинга ниндидер киңәш бирер идегезме?

Хәзерге акылым, тәҗрибәм белән 25 елга кире кайтсам типтерер идем, дөньяның бар рәхәтен күреп яшәр идем! (Көлә). Монысы шаяру гына инде. Ә дөресен әйткәндә, шул чакларга кайтып, күпләр белән күрешеп сөйләшер идем. Арабызда хәйран артистлар инде бакыйлыкка күчте, менә аларны тагын бер күреп киңәш сорар идем.

– Сезнеңчә артистның нинди булуы мөһим?

– Артист уйлый белергә һәм башкаларны уйландыра белергә тиеш. Безнең максат шул!

 

Автор – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк