Логотип
Хәбәрләр

Һава торышы бозыла

Якындагы көннәрдә Татарстанда томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «17 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республика...

Якындагы көннәрдә Татарстанда томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«17 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән юлларда бозлавык һәм томан төшүе көтелә», – диелгән хәбәрдә.

Татарстанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләргә, һава торышы бозылганда, куркынычсызлык чараларын искә төшерә.

Томан вакытында ерак сәфәргә чыгудан баш тартырга киңәш ителә. Автомобильчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм кинәт туктау маневрлары ясамаска. Җәяүлеләргә игътибарлы булырга, утны кире кайтара торган элементлар булган кием кияргә һәм хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан юл аша йөгереп чыкмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк