Логотип
Хәбәрләр

Август аенда гамәлгә кергән яңа законнар

Һәр ай ниндидер үзгәрешләр алып килә. ТАСС августта булган үзгәрешләр турында яза.   1. 31 июльдә "ипотека каникуллары" кабул ителде. Ипотека алган кешенең үтенече буенча, җитди сәбәп (акча эшләүч...

Һәр ай ниндидер үзгәрешләр алып килә. ТАСС августта булган үзгәрешләр турында яза.

 
1. 31 июльдә "ипотека каникуллары" кабул ителде. Ипотека алган кешенең үтенече буенча, җитди сәбәп (акча эшләүче кешенең үлеме, авыруы, эшне югалту) булганда ипотека түләве вакытлыча туктатылырга мөмкин.
 
Бу закон белән бер генә тапкыр файдаланырга мөмкин. Түләнмәгән акчаны соңыннан биреп бетерәсе була. Ипотека суммасы 15 миллион сумнан артканда, каникул эшләми. Ипотека каникулы вакытында НДФЛ түләмичә торырга була. 
 
2. Эшләгән пенсионерларга өстәмә түләнәчәк. Бернинди гариза да язасы юк, һәркемгә 261 сум биреләчәк. 
 
3. "Ерак Көнчыгыш гектары" программасы Бурятия һәм Байкал арты крае керә. Теләгән һәркем бу төбәкләрдә 1 гектар җир алырга мөмкин. Бушлай! Әмма яшәү һәм эшләү шарты белән."Надальнийвосток.рф" сайтына керәсез дә, гариза бирәсез. Биш ел шул җирдә эшләгәч, җир сезнеке булачак. 
 
4. Бензинга бәя кисәк күтәрелсә дә, авиабилетлар хакы кисәк артмаячак. Дәүләт аерманы түләячәк. 
 
5. 4 августтан торакны гадәттән тыш һәм техноген катастрофалардан иминиятләштереп булачак. (Җир тетрәү, газ шартлау, су басу һәм башкалар). Бу ирекле иминият. Мәҗбүри түгел. Иминиятләштерү суммасы - аена 150 сум. Гадәттән тыш хәл булса, 300-500 мең сум иминият суммасын алып була. Иминиятләштермәгән кеше дәүләт ярдәменә генә өмет итә ала. 
 
6. 6 августтан ашыгыч ярдәмгә юл бирмәгән өчен җәза катгыйлана. Штраф 4-5 мең сумга күтәрелә, "права"дан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Машина йөрткән кеше аркасында кемдер үлсә, җинаять җаваплылыгы да каралган - 4 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.
 
Тулырак интертатта
 

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк