Логотип
Хәбәрләр

Августта ничә көн өстәмә ял итәбез?

Августта Татарстан халкын бер көн өстәмә ял көтә. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.Быел Корбан бәйрәме 11 августта була. Ул якшәмбе көнгә туры килә. Ләкин гает бәйрәме дүшәмбегә күчерелми. Т...

Августта Татарстан халкын бер көн өстәмә ял көтә. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Быел Корбан бәйрәме 11 августта була. Ул якшәмбе көнгә туры килә. Ләкин гает бәйрәме дүшәмбегә күчерелми. Төбәк законнары буенча, якшәмбегә туры килгән республика бәйрәмнәре икенче көнгә күчерелми.

Татарстан Республикасы көне 30 августта бәйрәм ителә. Быел ул җомга көнгә туры килә. Шулай итеп, Татарстан халкы өч көн рәттән - җомга, шимбә, якшәмбе ял итәчәк. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарак була.

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк