Логотип
Хәбәрләр

Австрия территориясендә "билгесез солдат" буларак җирләнгән әлкиленең исеме ачыкланган

Ул – гвардия сержанты Павлов Илья Васильевич. (Әлки, 8 май, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Рус Төгәлбәе авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән Илья Павловның Австрия территориясендә...

Ул – гвардия сержанты Павлов Илья Васильевич.

(Әлки, 8 май, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Рус Төгәлбәе авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән Илья Павловның Австрия территориясендә "билгесез солдат" буларак җирләнүе ачыкланган, дип яза район газетасы.

Бөек Ватан сугышы елларында Австрия территориясендә "билгесез солдат" буларак җирләнгән әлкиленең исеме ачыкланган.

Ул – гвардия сержанты Павлов Илья Васильевич. 1923 елда районның Кошки җирлеге, Рус Төгәлбәе авылында туган. Әнисенең Павлова Евдокия Степановна булуы билгеле. Сержант Павлов 1945 елның 7 апрелендә һәлак булган, Вена шәһәрендә (Зиммеринг) җирләнгән.

Әлкиленең шәхесен ачыклау "Иҗтимагый дипломатия Европаны азат иткәндә һәлак булган сугышчыларның һәркайсының персональ истәлеген яклый" социаль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Бу мәгълүматны безгә Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев җиткерде, диелгән район хәбәрендә.

Фото: alki-rt.ru

татар-информ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк