Логотип
Хәбәрләр

Авыл баласы елый-елый сынау тапшыра - "Ватаным Татарстан" газетасы

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Татарча укыган бала ничек русча җавап бирә алсын? Күп еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Суфия Галиева...

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Татарча укыган бала ничек русча җавап бирә алсын? Күп еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Суфия Галиева шулай дип аптырый. Түрәләр бу мәсьәләне хәл итә алмый азап­ланганда, авыл баласы, елый-елый, тест тапшыра. БДИ дип югары сыйныф укучыларын русча укырга күндереп бетердек, хәзер сабыйларның язмышы белән уйныйбыз түгелме?

Башлангыч мәктәп укучылары тапшыра торган илкүләм сынау Бөтенроссия тикшерү эше (БТЭ) дип атала. Әлбәттә, аны татар балаларына да рус телендә тапшырырга туры килә. Тестларга әзерләнү өчен математика, әйләнә-тирә дөнья кебек фәннәрдән татарча эш дәфтәрләре юк. Татарстан Мә­гариф һәм фән министрлыгы аларны тәрҗемә итәргә җыенмый­мы икән? Утыз елдан артык башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Суфия Галиеваны әнә шул сорау борчый.

Суфия ханым әйтүенчә, шәһәр­дән аермалы буларак, авыл балалары мәктәпкә укый-яза белмичә керә. Шуңа күрә башта кулдан тотып язарга өйрәтәсе бар. “Моннан сигез ел элек 4 нче сыйныф укучылары БТЭны сынау рәвешендә тапшырган иде. Ул вакытта гел татарча эшләдек, ә биремнәр русча килде. “Бишле”гә генә укучымның, математикадан тизлек, хәрәкәт, юлга кагылышлы мәсьәләдәге сүз­ләрне тәрҗемә итә алмадым, дип елаганын әле дә хәтерлим. Сорарга да куркалар, чөнки сынауга үз укытучылары кертелми. 45 минут эчендә биремне тәрҗемә итсен­нәр­ме, җавап эзләсеннәрме? Әле­ге эшләр татар балаларына татарча, йә ике телдә булсын иде, – ди укытучы. – Бу безгә зур сабак булды. Аның татарча булмаячагын аң­лап, тестларны русчага тәрҗемә итә башладык. Аптырагач, бөтен­рос­сия тикшерү эшләре өчен аерым сүзлек булдырдык. Бер калын дәфтәрне өчкә бүлеп, математика, әйләнә-тирә дөнья, рус теле фән­нәрендәге терминнарны, башка кирәкле сүзләрне язып барабыз”.

Мөгаллим әйтүенчә, русча-та­тарча сүзлекләр җитмәү проблемасы да бар. Дәрестә тәрҗемә итеп утырсалар, укытырга вакыт калмый икән. “Шуңа күрә өйдә әзерләп киләм. Һәр көн саен өс­тәмә 1-1,5 сәгать шөгыльләнергә ту­ры килде. Бер укучымның да, мин калмыйм, дип әйткәне булмады. Башкача авыл балалары бу тестларны яхшы итеп тапшыра алмаячак. Казанда бу хакта белми­ләрме? Бу хакта күп тапкыр әйткә­нем булды. Ише­түче генә юк”.

Шәһәрнекеләр елап утырмый

Шәһәрдәге татар мәктәпләрен­дә хәлләр ничек? “Дәреслекләр татарча булса да, тестларга русча әзерләнәбез. Шәһәрдә яшәгәч, авыр дип әйтүчеләр юк. БДИ рус телендә булгач, әти-әниләр әзер­лек­нең шул телдә үткәрелүен хуп­лый”, – ди Казандагы 11 нче гим­назиянең башлангыч сыйныф укытучысы Наҗия Нәҗипова.

Казан мәктәбендә белем би­рүче Зилә Хәсәнова әйтүенчә, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге тудырырга кирәк. “Балаларның елап утырганы юк. Терминнарны ике телдә дә аңлатабыз. Без дә татар теле дәреслекләре буенча укытабыз. Әмма олимпиадаларга, тест­ларга рус телендә әзерлә­нә­без. Дәрестә генә өйрәтеп булмый. Шу­ңа күрә өстәмә вакытта да шөгыль­ләнәбез. Әгәр татарча дәф­тәрләр булса, шуның буенча өй­рәтер идек”, – ди ул.

Ике телдә дә булсын!

Киләчәктә безгә нәрсә көтәргә соң? “Гыйлем” нәшрияты җитәкче­се Рузилә Галләмова әйтүенчә, БДИга әзерләнергә кирәк дип, татар мәктәпләренең күбесе ябылып бетте. Хәзер башлангыч мәктәп­ләр­гә чират җиттеме? “Туган телне бетерүнең бер юлы бит бу. Калган әти-әниләр дә рус мәктәбен сайларга мәҗбүр булачак. Бала тестны эшли алмаса, укучының билгесе, мәктәпнең рейтингы төшәчәк. Мин моңа каршы. Татар мәктәп­ләре өчен аны мәҗбүри тәрҗемә итәргә кирәк. Эш дәфтәрләре дә кирәк. Дәүләтнеке булмаган нәш­рият­ларга аны тәрҗемә итү отышлы түгел. Чөнки татар мәктәпләре бик аз. Шуңа күрә акча чыгымнарны капларга да җитмәячәк. Бик четерекле мәсьәлә”, – ди Рузилә Галләмова.

Татарстан Мәгарифне үстерү институтының башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән мөгаллимәсе Илсөя Сәгъдиева балаларга ике телдә эшләү мөмкин­леге тудыру ягында. “Балаларны моннан мәхрүм итәргә ярамый. Сайлап алу мөм­кинлеге булырга тиеш. Өчен­че елны математика, әйләнә-тирә дөнья буенча тестларны тәрҗемә иткән­нәрен беләм. Укытучылар аны ви­деокүзәтү ас­тында тәрҗемә иткән иде. Мин дә, белгеч буларак, тикшереп, төзәт­мәләр керткән идем. Былтыр андый нәрсә булмады”, – ди ул.

Бу – барыбызның да эше

Бу мәсьәлә буенча без Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең дә фикерен белештек. “Алдагы комитет утырышларының берсен милли мәктәпләрдә туган телләрне сак­лау мәсьәләсенә багышларга җы­енабыз. Бүген Мә­гариф һәм фән министрлыгы бу проблеманы җен­текләп өйрәнә. Телне саклау – Мәгариф кенә түгел, Мәдәният ми­нистрлыгының, матбугатның һәм башка иҗтима­гый оешмала­рның да эше”, – диде ул.

Укытучының борчылуын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына да юлладык. “Әлеге мәсь­­әлә буенча эш алып барыла”, – дип җавап бирделәр безгә. Вакыты һәм кем тарафыннан эшләнәчәге турында хәбәр юк. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта татар телен рус һәм татар сыйныфларында бергә кушып өйрәтүләре турында да сүз­ләр ишетелә. Директорлар аптырап тормый хәзер. Без Мәскәүгә буйсынабыз, дип кенә җибәрәләр. Министрлыкта исә моны дөрес түгел дип саныйлар. Бу мәсьәләне дә күз уңыннан ычкындырмаска вәгъдә итәләр.

Ватаным Татарстан

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк