Логотип
Хәбәрләр

Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк. Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләячәк яшь белгечләргә бер тапкыр пособие тү...

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.

Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләячәк яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләнәчәк. «Мәдәният турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген беренче укылышта ТР Дәүләт Советының 41нче утырышындакабул ителде.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, закон нигезендә, мәдәният һәм сәнгать буенча белем бирүче уку йортларын тәмамлап, хезмәт юлын башлап кына җибәрергә җыенучы урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләү күздә тотыла. Бу чара профильле белем бирү оешмаларының чыгарылыш белгечләрен авыл җирлегендәге дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Бу пособие бер тапкыр биреләчәк.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ирада Әюпова сүзләрен җөпләп, закон проектының мәдәният өлкәсендәге яшь белгечләргә ярдәм итү максатыннан эшләнгәнен билгеләп узды. Ул документның комитет каршындагы экспертлар тарафыннан хупланганын, закон проектына уңай бәяләмә бирелгәнен белдерде.

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк