Логотип
Хәбәрләр

Авыруларның чирек өлеше экология торышына бәйле

Кешеләрдәге авыруларның 24 проценты экология торышына бәйле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында Россия экология академиясе президенты - профессор Владимир Грачев әйтте. “Мин пол...

Кешеләрдәге авыруларның 24 проценты экология торышына бәйле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында Россия экология академиясе президенты - профессор Владимир Грачев әйтте.

“Мин полигон тирәсендә яшәүчеләрне кызганам, аларның каршы килүенә нигез бар. Полигон янында зарарлы матдәләр бүленеп чыга, шуңа күрә биредә яшәргә мөмкин түгел, алар сәламәтлеккә йогынты ясый. Күмер станцияләре һәм полигоннар янында яшәү – бик куркыныч”, - дип саный экология буенча эксперт.

Аның фикеренчә, барлык полигоннарны ябарга һәм алардан калган мирасны юкка чыгарыга кирәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк