Логотип
Хәбәрләр

«Авызымны да ачалмыйм»: Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаган

Җырчы Сөмбел Заһидуллина әтисе кыйнавын инстаграм битендә сөйләгән иде.

Җырчы Сөмбел Заһидуллина әтисе кыйнавын инстаграм битендә сөйләгән иде. «Җәмәгать, әтине әйбәт кеше дисез Сез... Авызымны да ачалмыйм, 23 яшьлек кызның тешләрен коеп бетерде. Әни өйдә калды, белмим, нишли торгандыр», – дип елый-елый видеода сөйләгән иде.

Узган көнне ул янә видеоязма белән уртаклашырга булган. «Күбегез «хәлләрең ничек?», дип һаман сорыйсыз. Аллага шөкер, барысы да яхшы: әтидә дә, әнидә дә, миндә дә. Дөресрәге, яхшыланып кына килә әле», – дип уртаклашты ул.

Сөмбел сүзләре буенча, әтисе аңа җырчы юбилейдан кайткач кул күтәргән. Алдагы көндә ул дус кызының никахына барасы булган.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк