Логотип
Хәбәрләр

Ай-һай!

Нәкый ага, нәрсә соң ул «һе-һе-һе»? – дип сорый. Исәнбәт байтак кына дәшми торганнан соң әйтеп куя.

Ай-һай-һай!

Аяз Гыйләҗнең пьесалары бик еш уйнала башлагач, Нәкый Исәнбәт театрга килә. Ул көнне Аязның бер комедиясе уйналырга тиеш була. Спектакльне Исәнбәт һич көлмичә, елмаймыйча карап бетерә. Остазны озата чыкканда Аяз:

– Ничек сон, Нәкый ага? – дип сорый, – Спектакль сезгә ошадымы?

Исәнбәт бер сүз дә әйтми:

– Һе-һе-һе! – дип көлә дә кайтып китә.

Аяз, тагын яңа пьеса куйдыргач, тагын Нәкый Исәнбәтне театрга чакыра. Спектакль соңында ул тагын карттан сорый:

– Ничек соң, Нәкый ага, бу пьеса ошадымы?

Нәкый тагын:

– Һе-һе-һе! – дип көлә дә таксига утырып кайтып китә. Өченче тапкырында да шул ук хәл кабатлана. Аяз бу юлы түзми:

– Нәкый ага, нәрсә соң ул «һе-һе-һе»? – дип сорый. Исәнбәт байтак кына дәшми торганнан соң әйтеп куя:

– «Һе-һе-һе!» – ул, Аяз энем, «Ай-һай-һай!» дигән сүз! – дип, таксига утыра.

(Ризван Хәмид авызыннан. 1983, 15 сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк