Логотип
Хәбәрләр

Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән кино төшерергә Татарстан әзер түгел дип саный Мансур Гыйләҗев

Аяз Гыйләҗевның һәр әсәреннән кино төшереп булыр иде, ләкин без аңа матди яктан әзер түгел дип саный әдипнең драматург һәм киносценарист улы Мансур Гыйләҗев. Бу хакта ул «Татар-информ»да Аяз Гыйләҗе...

Аяз Гыйләҗевның һәр әсәреннән кино төшереп булыр иде, ләкин без аңа матди яктан әзер түгел дип саный әдипнең драматург һәм киносценарист улы Мансур Гыйләҗев. Бу хакта ул «Татар-информ»да Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән театр декадасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Беренче очракта ул – «Өч аршын җир». Ләкин без масштаблы зур бюджетлы фильмнарга әзер түгел – аңа павильоннар, компьютер графикасы кирәк,  ди Мансур Гыйләҗев. – Әле кино көне килеп җитмәгән. Театрда Аяз Гыйләҗев чоры җитте, кинога да киләчәк».

Әдипнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева фикеренчә, Аяз Гыйләҗевның кино өчен иң әһәмиятле әсәре – «Йәгез, бер дога».

«Аның үз язмышы да кино төшерерлек. Бу – эпопея. Аз бюджетлы фильм аның дәрәҗәсенә туры килми», – ди Мансур Гыйләҗев.

Аяз Гыйләҗев әсәренә нигезләнеп 2009 елда Татарстанда «Бибинур» фильмы төшерелгән иде. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Режиссер – Юрий Фетинг.

Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән тупланган декада Казанда 5 – 11 ноябрь көннәрендә үтә. Декадага җиде спектакль алынган.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк