Логотип
Хәбәрләр

Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен аудиоязмада тыңлап булачак

Казанда Татарстанның халык язучысы, танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең әсәрләренең аудиоязмасы әзерләнә башлаган.  Ришат Әхмәдуллин сүзләренчә, әлеге проект Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел т...

Казанда Татарстанның халык язучысы, танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең әсәрләренең аудиоязмасы әзерләнә башлаган. 

Ришат Әхмәдуллин сүзләренчә, әлеге проект Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. «Әлегә мин Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» повестен «тавышландыра» башладым. Белгәнемчә, Аяз абыйның башка әсәрләре дә яздырылачак, ләкин оештыручылар төгәл кайсы әсәрләр икәнен әле әйтмәде. Мине әлеге проектка Аяз Гыйләҗевнең хәләл җефете Нәкыя апа Гыйләҗева чакырды. «Синең тавышың булырга тиеш, Аязның әсәрләре синең тавышың белән «яңгырый», - диде ул. Шундый сүзләрдән соң, әсәрләрне яздыру эшенә мин бишкуллап алындым», – дип сөйләде актер.

«Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен әле яздыра башлыйбыз гына, башка мәгълүмат турында әйтә алмыйм, яздырылып беткәч, хәбәр ителер», - диде Ришат Әхмәдуллин.

Бу сорау белән Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнгән филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдиновага шалтыраттык, әмма ул бу хакта хәбәрдар түгеллеген әйтте. «Аяз абый Гыйләҗевнең әсәрләрен яздырырга кирәк, дигән фикер белән күптәннән чыгыш ясап килдем. Әйтик, машинада барганда аудио форматта тыңларга бик җайлы булыр иде. Әгәр дә бу дөрес икән, мин шат кына», - диде галимә. Аяз Гыйләҗев 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән, аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил театрларында куелган. Язучы әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән «Бибинур» фильмы 2010 елда иң яхшы уен фильмы дип табылды һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-прига лаек булды.

Зилә Мөбаракшина

Фото: Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк