Логотип
Хәбәрләр

Айдар Галимов: «...30 елга беренче тапкыр мондый хәлләр»

Узган елны коронавирус йогышы таралуга бәйле чикләүләр аркасында артистлар концертларны кичектерергә мәҗбүр иде. Быел исә, артистлар үз эшләренә әкренләп кайта башладылар. Концертлар тамашачылар белән шыгрым тулы залда узмасалар да, артистлар тамашачылар белән күрешү һәм аралашу бәхетле мизгелен бик озак көттеләр. 

Узган елны коронавирус йогышы таралуга бәйле чикләүләр аркасында артистлар концертларны кичектерергә мәҗбүр иде. Быел исә, артистлар үз эшләренә әкренләп кайта башладылар. Концертлар шыгрым тулы залда узмасалар да, артистлар тамашачылар белән күрешү һәм аралашу бәхетле мизгелен бик озак көттеләр. 

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның Казанда көтелгән концертлары узды. Тамаша өч тапкыр күчерелүгә карамастан, күпчелек тамашачы яраткан артистының концертына килгән. Бу хакта җырчы инстаграм битендә яза.

«Бер ел элек игълан ителгән концертлар... Шулай да була икән, 30 елга беренче тапкыр мондый хәлләр... Программа былтыргы, шул ук җырлар, биюләр, сценарий, ә без инде башкачарак – үзгәртте безне узган ел! Күп нәрсәгә инде икенчерәк карарга – тормышка, җырларның эчтәлегенә, әйткән сүзләрнең мәгънәсенә, бер-беребезгә – миңа калса аңлап, кадерләп... Димәк, бушка үтмәгән бу елыбыз! Алдагысы хәерле булсын!

Минем иң зур рәхмәтем - тугры тамашачыма, менә шундый вакытларда күренә, сыналадыр да инде ул тугрылык... Күпләр бит бер ел элек алган билетларын кире кайтармыйча, өч тапкыр күчерелгән концертның, өченчесенә барыбер килделәр! Монда ниндидер сүзләр артык кебек, исән-сау булып киләчәктә дә шушы тамашачы өчен иҗат итәргә, эшләргә, җырларга насыйп булсын!

Җырлы, моңлы юлыбызны дәвам итәбез», – дип яза артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк