Логотип
Хәбәрләр

Айдар гәүдәсен 24 ноябрьдә кайтаралар

Айдар Татарстанга кайта... тик үле килеш...

Төркиядә дулкыннар эчендә калып һәлак булган Айдар Якуповның гәүдәсен  24 ноябрьдә алып кайтачаклар. Владивостокта диңгезче булып хезмәт итеп, «А» категориясе белән кайткан егетнең шулай итеп чит илләрдә гомере өзелә. Туганнары бу хәлгә әле дә ышана алмый. Айдар «Сәләт» берләшмәсе лидерларының берсе һәм «Аргамак» лагере директоры иде. Һәлак буласы көн алдыннан Истанбулның иң матур җирләрен фотога төшереп, әниләренә җибәреп барган. Аннары ул Алания шәһәрендәге туганы Азалия янына киткән. Биредә алар мәгарәләр янында, гаҗәеп матур урында су коенып алырга була. Кинәт өсләренә дулкыннар килеп, берничә егетне тирәнгә алып кереп китә. Кемдер дулкын белән кире чыга, ә Айдар тагын да эчкә кереп китә. Ташларга тотынып калмакчы булып, мәгарә эченә яшеренә. Әмма ташларга бәрелгән дулкын көче, күрәсең, Айдарга да зыян сала. Ул аңын югалта һәм су өслегенә җансыз гәүдәсе йөзеп чыга. Коткаручылар булмый, чөнки сезон тәмам. Якын-тирәдә кешеләр дә юк. Шулай итеп, Айдарның гәүдәсен моргка алып китүдән башка юл калмый. Төрле имеш-мимешләргә юл калмасын өчен, туганы Азалия бу хәлләрне үз инстаграм сәхифәсендә яза. Ул Айдарның җәсәден Төркиядән Россиягә кайтару процессын җайлап, документлар көйләп йөргәнен дә әйтте.  Айдар Якупов әти-әнисе яши торган Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында җирләнәчәк... якыннарына сабырлык телибез. Бердәнбер улын югалткан Халидә апага да Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк