Айгөл Зәйнуллина: «Талантлы кешегә эстрадада урын юк бүген»

«Болгар кызлары» триосы солисты һәм продюсеры Айгөл Зәйнуллина үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Коллективны мин инде 10 елга якын җитәклим. Мин шундый фикергә килдем, күбрәк тырышкан саен, сине санга сукмый башлыйлар. Кешегә яхшы булсын өчен дип тырышасың, ә ул артыңнан гайбәтеңне сөйләп йөри, мин бу фикергә триобызның элекке солисты белән чыккан интервьюны укыганнан соң килдем. Кешегә үз белгәннәреңне өйрәтәсең, аның оештыру мәсьәләләре буенча башы катмый, әле ул шуның өстенә гонорар да ала, бу эшләр өчен рәхмәт сүзләре ишетмисең дә ишетмисең инде, әле бит гаеплиләр. Кайбер артистлар талантлары булмаса да, кеше репертуарын үзләренә алып, кеше алдап йөриләр. Кемнеңдер ротация өчен акчасы җитәрлек, аларны телевизордан гел күрсәтәләр, хит-парадларда урыннарны сатып алалар. Талантлы кешегә эстрадада урын юк бүген.

Минем өчен музыка белән акча эшләү икесе бергә йөрмиләр. Тавышың, танылырга акчаң булып та, халык мәхәббәтен яулап булмаска мөмкин. Йолдыз булып та, халык сине берничә елдан бөтенләй онытырга мөмкин. Артист ул күп кеше өчен үрнәк, милләтебезнең йөзек кашы булырга тиеш. Миңа бер солистыбыз заманча фикер йөртергә кирәк дигән иде, миңа бу кирәк түгел. Хәзерге заманда кешелеклелек, намус кебек төшенчәләр юкка чыгып бара. Кызганыч...», дип яза ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
590
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы