Логотип
Хәбәрләр

Азат Абитов: «Бәбине көтәбез инде»

– Бәбине без дә көтәбез инде ул.  Кайчан булып куяр, анысы билгесез.

Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары, талантлы Гөлсирин һәм Азат Абитовлар гаиләсе белән интервьюдан өзек тәкъдим итәбез, биредә җырлы гаилә күп тамашачыларны кызыксындырган сорауга да җавап бирә:

– Азат, озак вакыт сәхнәдән аерылып торганнан соң, иң беренче концертыгыз кайда узачак?

– Пандемиядән соң беренче чыгышыбыз Себердә булачак. 17 сентябрьдә Тубылда, 18е Төмәндә  концерт куячакбыз.  Тамашачы сагынды, үзләре чакырып торалар. Безнең туй концертын күрмәгән кешеләр күп әле. 30 сентябрьдә Казандагы тамашачыларыбыз белән күрешергә җыенабыз.  Ноябрь аеннан исә өр-яңа программа белән гастрольләребезне дәвам иттерәчәкбез.

– Коронавируска бәйле үзчикләүләр кертелгәч, җырчылар эшсез калды. Әмма тик ятмадылар. Кемдер бизнеска кереп китте, кемнәрдер бәби көтә. Сездә нинди яңалыклар бар?

– Бәбине без дә көтәбез инде ул.  Кайчан булып куяр, анысы билгесез. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында. Тик әлегә безне иҗат көтә. Без пандемия  вакытында тик тормадык. Буш вакыт күп булды, рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләндек. Яңа җырлар яздырдык. Хәтта үзем дә бер җыр язып караган идем. Барып кына чыкмады.

Тулы әңгәмә: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк