Логотип
Хәбәрләр

Азат Абитов: «...но матур, зараза»

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина инстаграм челтәрендә үзенең яңа җырыннан өзек тәкъдим итте. Гөлсирин яңа җыры турында фикерләр белергә тели. Гөлсириннең җырларын яраталар инде, «Бик мату...

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина инстаграм челтәрендә үзенең яңа җырыннан өзек тәкъдим итте. Гөлсирин яңа җыры турында фикерләр белергә тели. Гөлсириннең җырларын яраталар инде, «Бик матур җырлыйсың, тыңлыйсы гына килеп тора», «Синең башкаруыңдагы бар җыр да бик матур Гөлсирин, сау-сәламәт булып, озын озак еллар безне җырларың белән сөендереп яшәргә язсын сиңа!», «Бик матур җыр», дигән комментарийлар шул хакта сөйли.

Ә менә Гөлсириннең сөйгән яры, шулай ук Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов бу җыр хакында «Сүзләрен аңлап бетермим, но матур зараза!», дип язган.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк